Биектау районында иң яхшы "Автоледи-2015" не сайлаячаклар

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
"Автоледи-2015"  район конкурсы 8 августта узачак.

Хатын-кыз шоферлар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машинаны фигуралы йөртүдә көч сынашачаклар. Анда гүзәл затлардан 21 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен  7 августка кадәр ЮХИДИнең Биектау бүлегенә телефоннан шалтыратып яки үзең килеп мөрәҗәгать итү дә җитә. Бу конкурс  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау һәм биектаулыларда машина йөртү культурасы тәрбияләү максатында уздырыла. Конкурста катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча  имтихан бирергә, "Автомобильне фигуралы йөртү" этабын узарга кирәк булачак.

"Автоледи-2015" район этабында җиңүче  Казанда узасы шундый ук республикакүләм конкурста катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International