Биләрдә “Сәләт” форумы эшен дәвам итә

2015 елның 18 июле, шимбә

8 июль көнне Биләрдә ачылган IV Халыкара яшьләр уку-укыту “Сәләт” форумының өченче көне башланды. 4нче ел рәттән үткәрелә торган әлеге форум быел да үзендә меңләгән кешене кабул итте. Татарстан Республикасының 30 районыннан делегацияләр килде. 800гә якын бала уку-укыту программасында катнаша.


Гомумән, форумда “Сәләт”нең 10 аланы катнаша: Раушан, Рухият, Байлар Сабасы, Азнакай, Биләр каласы, Бөгелмә, Болгар, Балтач, Кол Шәриф оныклары, Буа, шулай ук Башкортстан (Кандракүл аланы) һәм Чувашия (Батыр аланы) аланнары.


Иртәнге уннар тирәсендә форум үз эшен башлап җибәрде: сәхнә каршында аланнардан башка студентлар лигасы, Яшь гвардия, балалар советы оешмасы, ТР халыклар Ассамблеясы кебек яшьләр оешмалары тупланган иде. Иң беренче әләмнәрне күтәрү өчен сүз чакырылган мөхтәрәм кунакларга бирелде. Ә алар арасында Рабит Батулла, Раил Курамшин һәм башка билгеле шәхесләр бар иде. Аеруча Җәүдәт Сөләймановның әйтеп узган теләкләре истә калды: “Бергә булыйк, бердәм булыйк – шул вакытта безгә җылы да, күңелле дә булыр! Бердәмлектә – көч!” – диде ул.




Көннең салкын булуына карамастан, сәлкешләрдән кояш нурындагы кебек яктылык һәм җылылык бөркелде. Алга таба исә районнардан килгән катнашучылар өчен уку-укыту программасы көтеп торды. Спикерлар Казанда үз эшләрендә алдынгы булганнардан һәм Россиянең төрле регионнарыннан тупланган иде. Форумның чираттагы кунаклары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, IT-парк директоры Антон Грачев, хөкүмәт җитәкчеләре, чит илдән килүчеләр һәм“Сәләт” ветераннары да бик күп булды. Ә инде төшке аштан соң көтеп алынган кунагыбыз – Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килде. Биредә ул “Фәнсар” Академиясенең ачылу тантанасында катнашты, “Фәнсар” фән һәм мәгариф үзәген рәсми рәвештә ачык дип белдерде. Аннан соң сәлкешләр белән аралашты.


Биредә яшьләр тарафыннан төрле фәнни проектлар да тәкъдим ителде. Шул ук вакытта чатырларда төрледән-төрле мастер-класслар, дәресләр үтә торды. Ә “Сәләт”аланнары үзәк сәхнә янында кичке чарага әзерләнделәр, чөнки кич белән аларны тәкъдим итү чарасы булачак иде. Әле алда да сәлкешләрне яңа сюрпризлар көтә, дип ышандырды оештыручылар. Шунысы билгеле: Изге чишмә мәйданчыгында махсус кунаклар буларак, татар дөньясының танылган шәхесләре, язучылар чакырылган. Алар арасында Рабит Батулла, Ренат Харис, Йолдыз Миңнуллина да бар.


Әйе, мондагы дөнья кайнап тора. Дусларың һәм әйдаманнар белән күңел ачу дисеңме, “хуҗалар тавы”ның тәмле шифа чишмәләрен татып карау, танылган шәхесләр белән очрашып, автограф алып, фотога төшү – Биләр форумында күзәтелә торган күңелле мизгеллләр бу!




“Бәләкәч” махсус проекты җитәкчесе Алсу Салаватова белән форум уңаеннан әңгәмә кордык: “Минемчә, елдан-ел форум үсә бара, көчәя, гомумән, балалар бакчасы да елдан-ел үсә, ветераннар шулай ук күбәя башлый һәм бу чатыр – “сәләт балалар бакчасы” хәзерге вакытта бик актуаль. Киләчәктә инде, Алла теләсә, балалар бакчасы “стационар” режимга күчәр, дип өметләнеп калабыз, чөнки “Сәләт”нең киләчәге, минемчә, сабыйлардан тора. Балаларны кечкенәдән үк сәләт дөньясына кертергә кирәк. Шуңа да «Сәләт» гаиләләре булганга күрә, алар үз нарасыйларын шул ук “дөньяга” кертсәләр, миңа калса, бу бик әйбәт булачак. Шуннан башлап кына көчле балалар үстереп, дөньябызны саклый алыр идек.”


- Алсу, үзеңнең форумга “сәлкеш” булып килгәнең булмадымы?


- Юк, мин баштан ук әйдаман буларак килгән идем.


- Бүтән проектларда катнашканың юкмы? Гомумән алганда, Биләр форумында“Бәләкәч”тә генәме син?


- Биләр форумында өч ел буе әйдаман да буларак булдым, ә менә икенче ел биредә - балалар бакчасында эшлим. Бу проект миңа бик тә ошый. Киләчәктә дә аны дәвам итеп үстерергә зур теләгем бар.


"Сәләт-Раушан" аланы әйдаманы Игорь Смирнов та фикерләре белән уртаклашты: “Беренчедән, уку-укыту программасы бу елны тагын да яңартылган һәм заманча итеп яңартылган. Биредә яңа топ-спикерлар, укытучылар узган елга караганда да бихисап. Шулай ук чатырларда үтә торган укыту программасының саны да күбрәк. Икенчедән, 2015 елга кертелгән тагын бер яңалык – “Фәнсар” академиясе ачылды. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе килеп ачты".


-“Сәләт”кә мөнәсәбәтең нинди?


- “Сәләт” лагере һәм “Сәләт”проектларына бик тә җылы карашым, чөнки “Сәләт”- ул үз-үзеңне югарыга үстерү киңлеге дигән сүз. Билгеле, мин монда үземнең яңадан-яңа сыйфатларымны ачам һәм фикердәшләремне табам. Янәшәдә булган “Сәләт”атмосферасы кешеләре белән бер дулкында барасың, аннан синең һич кенә дә китәсең килми.


P.S. “Сәләт” форумында уза торган мастер-классларны рәсми сайтларыннан он-лайн режимда карап була.


Зилә МӨБӘРӘКШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International