Рөстәм Миңнеханов “Фәнсар” фәнни-укыту үзәген ачты

2015 елның 18 июле, шимбә

8 июль көнне Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Алексеевск районында урнашкан “Фәнсар” фәнни-укыту үзәген ачты. Республика лидеры ярдәме белән сафка баскан үзәк Биләрдә - “Сәләт” еллык форумы мәйданчыгында урнашкан.


Традицион җәйге сменалардан аермалы буларак, яңа “Фән үзәге” ел әйләнәсе эшли. Ул 120 кешегә исәпләнгән. Биредә Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән сәләтле балалар – Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов үзәкнең торак корпуслары, клуб, компьютер сыйныфы, IT-лаборатория белән танышты. Малайлар-кызлар үз проектларын тәкъдим итте, “Сәләт” лагерен үстерүгә бәйле планнары белән уртаклашты. Татарстан лидеры шулай ук талантлы яшьләр белән аралашты, аларның идеяләре хакында фикер алышты. Быел форумда “Президент белән бергә” хәрәкәтенең мәйданчыгы да эшли. Активистларның максаты – Татарстанны бөтен дөньяның яшь акыл ияләрен үзенә тартып тора торган үзәккә әверелдерү.

Узган ел “Сәләт” лагере оешуга 20 ел тулды. “Сәләт-2015” форумы 7-12 июль көннәрендә Биләр тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә уза. 2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән чара Халыкара белем бирү форумы статусын алды һәм ул ел саен 5 меңнән артык кешенә үзенә җыя. Республика җитәкчелеге оешкан көненнән алып “Сәләт”кә ярдәм итеп килә.

Быел форумда 5 меңнән артык кеше катнаша, аларның 3500дән артыгы - Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең дистәләгән төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр, иҗади бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призерлары. Форумның мактаулы кунаклары арасында 400гә якын педагог, танылган галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җәмәгать эшлеклеләре бар. Форумда сменаларның иң яхшы вәкилләре җыела һәм иртәдән кичкә кадәр лекция һәм мастер-классларда белемен тирәнәйтә, төрле ярышлар һәм бәйгеләрдә катнаша.

Быелгы форумның программасы Фән һәм IT, Шәхси нәтиҗәлелек, Карьера һәм уңыш белән идарә итү, Креативлык һәм Үзең эшлә дигән юнәлешләрне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International