Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлегеннән канәгать. Аларның төп казанышы – тышкы элемтәләрне ныгытуга аеруча зур игътибар бирү, дип саный парламент җитәкчесе.
Билгеле булганча, бүген Татарстанның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары беренче яртыеллыктагы үзләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Агымдагы ел Дәүләт Советы өчен мөһим вакыйгаларга бай булды.
- Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары закон чыгару эшчәнлегенә яхшы гына кереп китте. Кабул ителгән законнар саны, халык белән очрашулар – болар барысы да депутатларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эш күрсәткәнлекләрен ассызыклый, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында.
Катлаулы вәзгыять - вакытлыча күренеш...
Шушы вакыт эчендә Татарстан парламенты 5 утырыш уздырган. Нәтиҗәдә, сессияләрдә 275 мәсьәлә каралган, 55 закон кабул ителгән. Шулай да, бишенче чакрылыш Дәүләт Советы депутатларының төп казанышы – тышкы элемтәләрне ныгытуга аеруча зур игътибар бирүләрендә, дип саный парламент җитәкчесе.
- Агымдагы елда Татарстанның Дәүләт Советы Төркиянең Бөек Милли Җыены һәм Бөтенкытай халык вәкилләре Җыены делегацияләрен каршы алды. Өстәвенә, республика парламенты һәм Төркиянең Милли Җыены арасында элемтәләрне ныгыту турындагы меморандумга кул куелды, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы рәисе сүзләренә караганда, Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясен закон буларак кабул итү аеруча зур әһәмияткә ия вакыйга.
- Хәзерге вакытта әлеге яңа закон кысаларында стратегияне тормышка ашыру буенча уздырылачак чараларны раслау буенча эшчәнлек бара. Тиздән Татарстан Хөкүмәтенең махсус карары кабул ителергә тиеш. Стратегиядәге саннар исә шактый җитди. Өстәвенә, социаль-икътисади вәзгыять тә катлаулы. Тик бу – вакытлыча күренеш кенә, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан сынатмады
Дәүләт Советы рәисе Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенә 25 ел тулуга багышланган чараларны да искә төшереп узды.
- Соңгы 25 ел эчендә без бик зур уңышларга ирештек - үзебезгә йөкләнгән бурычны тиешенчә тормышка ашырырга тырыштык. Тулаем төбәк продукты артты, торак төзелеше күрсәткечләре дә яхшырды. Яңа предприятиеләр калкып чыкты, нефть “энәсеннән” котылу буенча да эшчәнлек алып барыла. Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча да шактый гамәлләр башкарыла, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Халык арасында аеруча зур шау-шу уяткан законнарга килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Казан урамнарында түләүле паркинглар барлыкка китерү белән бәйле канунны атады.
- Без әлеге законны кабул итүнең халык арасында төрле фикерләр уятачагын белдек. Тик шунысын төгәл аңлап эш иттек: әлеге канун кирәк иде. Билгеле булганча, хәзер аның кайсыбер пунктлары йомшарды. Казан үзәгендә теләсә-кайда ташлап калдырылган машиналар саны да кимеде. Бу – бик яхшы күренеш, - дип белдерде Дәүләт Советы рәисе.
Халык ышанычын аклау мөһим
Фәрит Мөхәмәмтшин халык белән элемтәләрне ныгыту турында да тәфсилләп сөйләде.
- Халык тарафыннан килеп ирешкән һәр мөрәҗәгать, һәр тәкъдим безнең өчен үзенә күрә бер күрсәтмә. Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары алдыннан без районнар буйлап йөреп, халыктан 2,5 мең шундый күрсәтмә җыеп кайттык. Аннары аларны категорияләргә бүлдек һәм Татарстан Президентына юлладык. Ул исә Хөкүмәткә бу мөрәҗәгатьләр өстендә эшләргә боерды. Әлбәттә, аларның барысы да бер көн эчендә хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. Ләкин халык безгә ышана, димәк без аларның барысына да ярдәм итәргә тиеш, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Агымдагы ел нәтиҗәләренә килгәндә, беренче яртыеллыкта парламент җитәкчелегенә халык һәм хезмәт коллективларыннан барлыгы 1,5 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән. Халыкны социаль проблемалар һәм торак белән бәйле мәсьәләләр аеруча борчый икән.
Рәмзия ЗАКИРОВА