Казна кытлыгын 15 миллиард сумлык кредит каплаячак

2015 елның 18 июле, шимбә
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Татарстанның 2015, 2016 һәм 2017 елларга исәпләнгән бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады. Аның кысаларында 2015 елда республикада бюджет кытлыгы 17,6 миллиард сумга кадәр җитә.


Бу турыда депутатларга Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, үзгәрешләр нигезендә 2015 елда Татарстан бюджетында керем 23,6 миллиард сумга арттырыла һәм ел азагына ул якынча 172,9 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Өстәмә чыгымнар нәрсәгә тотылачак?

Шул ук вакытта бюджетның чыгым өлеше дә үсә һәм 190,5 миллиард сумга җитә. Алдан саналган белән чагыштырганда бу 35,7 миллиард сумга артыграк. Бюджет кытлыгына килгәндә, 2015 елда бу күрсәткеч 17,7 миллиард сум булыр дип уйланыла. Бу баштарак кабул ителгән 5 миллиард сум белән чагыштырганда якынча 12 миллиард сумга (!) артыграк.

Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, өстәмә чыгымнарның 18 миллиард сумы социаль-мәдәни тармакка тотылачак. Беренче чиратта, бу – балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен 6 миллиард сум акча тотылачак. Мәктәпләрне төзекләндерүгә исә өстәмә чыгымнарның 3,3 миллиард сумын сарыф итәргә уйлыйлар.

Медицина үзәкләре төзү, фермерларга ярдәм итү дә өстәмә чыгымнар таләп итә. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында башкала юлларын төзекләндерүгә 6,4 миллиард сум акча кирәк.

Кредит бирсәләр...

Бюджет кытлыгын каплау өчен Татарстан Россия бюджетыннан 15 миллиард сумлык кредит алырга планлаштыра. Бу очракта республиканың Мәскәү алдындагы бурычы 100 миллиард сумга җитәчәк. Хәер, Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, борчылырга урын юк. Әлеге бурычның күп өлешен республика бары тик 2023 елга гына түләп бетерергә тиеш.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Россия җитәкчелеге Татарстанга кредит бирүдән баш тартырга да мөмкин. Бу проблеманы хәл итүнең тагын бер ысулы: эре предприятиеләр өчен табышка салым күләмен арттыру. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2015 ел нәтиҗәләре буенча бу сан 9,2 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

Әгәр дә өметләр акланмаса, чыгымнар күләмен киметергә туры килмәгәе. Кайсы өлкәләрнең авырлык кичерәсе исә әлегә билгесез.

Шунысын да ассызыклап узабыз: Россиянең бюджет турындагы федераль законы нигезендә мондый төр кредит төбәккә өч елга бирелә, аның ставка исә 0,1 процент тәшкил итә. Кредит акчаларының 3 миллиард сумын Татарстан агымдагы елның I кварталында алган инде.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International