Заманча икътисадны үстерүнең ысуллары төрле. Татарстан бу өлкәдә күпләр өчен үрнәк. Биредә республика икътисадының моделен XXII гасыр нигезләренә таянып төзергә тырышалар, дип саный Россия Сбербанкының идарә рәисе Герман Греф.
Бу турыда ул Президент академиясенең Җәйге кампусы ачылышында хәбәр итте. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау да катнашты.
Җәйге кампус һәм Иннополис - яшьтәшләр
Быелгы Җәйге кампусның мәртәбәле кунакларының берсе – Россия Сбербанкының идарә рәисе Герман Греф иде. Ул форум делегатлары каршында махсус лекция белән чыгыш ясады. Герман Греф сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелегенең икътисадны үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе Россиянең күп регионнары өчен үрнәк.
- Заманча икътисадны үстерүнең ысуллары төрле. Бу өлкәдә Татарстан күпләр өчен үрнәк. Биредә республика икътисадының моделен XXII гасыр нигезләренә таянып төзергә тырышалар, - дип белдерде Герман Греф.
Элиталы форум нинди була?
Шунысын да билгеләп узу мөһим: әлеге чара яшьләр арасында шактый популяр, хәтта элиталы булып санала икән. Бирегә эләгергә теләүчеләр шактый күп, ди. Шуңа күрә кампуста катнашу мөмкинлеге алу күпләр өчен көтелмәгән бүләк булган. Мәсәлән, Азалия Садриева шундыйларның берсе. Хәзерге вакытта ул КФУда белем ала, белгечлеге - дөньякүләм икътисад белән бәйле.
- Форум турында миңа дус кызым сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, бу чара турында ишеткәнем бар иде инде. Бүгенге көндә ул яшьләр арасында бик популяр форумнардан санала. Бирегә эләгү шактый катлаулы. Өстәвенә, бер тапкыр катнашкансың икән, яңадан гариза бирү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә бу чара миңа бик күпне бирер дип өмтеләнәм. Өстәвенә, чараның төп темасы, беренче чиратта, шәхси сыйфатларны үстерү, камилләштерүгә корылган, - дип сөйләде безгә Азалия.
Барселонадан ук килгәннәр
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Җәйге кампуста катнашырга теләүчеләргә иң төп таләпләрнең берсе – инглиз телен камил белү. Ник дигәндә, биредә Россиядән генә түгел, ә ерак чит илләрдән дә вәкилләр бар. Мәсәлән, Давид Бертрам Испаниянең Барселона шәһәре университетында белем ала.
- Мин быел икенче курсны тәмамладым. Белгечлегем исә философия фәне белән бәйле. Форум турында мин Мәскәүдәге дустымнан ишеттем һәм катнашып карарга булдым. Бу кампус белән элемтәгә керергә әтием ярдәм итте. Миңа калса, бу – шактый кыйммәтле тәҗрибә. Моңа кадәр Россиядә булганым юк иде әле, ниһаять, андый мөмкинлек туды, - дип сөйләде Давид Бертрам.
Тагын бер кызыклы факт: бирегә ул бертуган абыйсы белән килгән. Абыйсы Барселона университетының икътисад факультетында белем ала.
Татар телен үстерү өчен...
Ә менә Казан егете Азат Кашапов яшьләр арасында татар телен популярлаштыру турында хыяллана. КФУның мәгълүмати технология һәм системалар факультетында белем алучы бу егет социаль челтәрләрнең берсендә “Типичный татарин” дигән төркем оештырып җибәргән. Кампуска гариза биргәндә дә, ул шушы проектны тәкъдим иткән.
- Бу төркемдә хәзерге вакытта 65 мең кеше бар. Төп максатым – аны тагын да популярлаштыру. Шунысы мөһим: ул күпләрдә зур кызыксыну уята. Ник дигәндә, хәзерге вакытта интернетта татар проектлары бик сирәк. Өстәвенә, ул безгә яшьләр арасында татар телен саклап калырга ярдәм итәчәк, - дип сөйләде Азат Кашапов.
Сүз уңаеннан: быелгы Җәйге кампус 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп темасы - “Мөмкинлекләр территориясе: идеяләр, кыйммәтләр һәм белем”. Быел биредә Россиянең 27 төбәгеннән һәм 8 чит илдән делегатлар катнаша. Аларның гомуми саны – 220, шуларның 80е Татарстаннан булса, 21е – ерак чит илләрдән.
Рәмзия ЗАКИРОВА. Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары