Биектау районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 17 июле, җомга
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – әле күптән түгел барлыкка килгән бәйрәм. Безнең илдә ул 2008 нче елдан бирле билгеләп үтелә.  8  июль  көнне Биектау районында да үзара мәхәббәткә корылган нык тату төрле милләт гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Безнең районда үрнәк итеп куярлык гаиләләр күп. Ата-аналар бер дигән балалар үстереп, аларга яхшы тәрбия, белем биреп  кенә калмыйча, үзләре дә һөнәрләренең чын остасына әверелгән, анда билгеле бер биеклекләргә ирешкән. Ел саен шундый гаиләләрне данлау традициягә әйләнде.

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция  Гобәйдуллина  залга җыелганнарны әлеге  матур бәйрәм белән тәбрик итте. Гаилә традицияләрен саклаган өчен, ул  район җитәкчелеге исеменнән, гаи-ләләргә рәхмәт белдерде, өйләрендә һәрвакыт  татулык, муллык, тынычлык булуын теләде.

– Соңгы вакытта дәүләт гаиләне ныгытуга  зур игътибар бирә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыру буенча оештыру комитеты карары белән, Россия Федерациясендә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән медаль гамәлгә куелды, – диде ул.

Люция Шамил кызы медальне Дөбъяз авылында яшәүче  Садриевларга тапшырды. Фәния һәм Марат Садриевлар 38 ел элек гаилә корган, биш бала тәрбияләп үстергән. Марат Салих улы Биектау РЭСында хезмәт куя, Фәния Равил кызы авыл китапханәсендә 40 ел китапханәче булып эшләде. Авылдашлары  аларны яхшылыклары, риясызлыклары, теләсә нинди эштә  ярдәмгә килергә әзер торулары өчен ихтирам итә. Бу гаилә хөрмәтенә җырчы Ризәлә Уткузова  аларның яраткан җырын башкарды.

Бу  көнне концерт программасы үзенчәлекле итеп төзелгән иде, сәхнәдән районда һәм республикада танылган артистлар  гына түгел, тантана геройлары үз-ләре дә  чыгыш ясады. Баксаң, алар барысы да җырлый да, бии дә, хәтта музыка коралларында да уйный беләләр икән.

Садриевлардан соң алып баручы Лилия Борһанова сәхнәгә Айбаш авылыннан килгән Низамиевлар гаиләсен чакырды. Әлфинур белән Назыйм Низамиевларның никахлашуына – 30 ел, алар өч бала үстергәннәр. Гаилә башлыгы Айбаш мәктәбендә  эшли, алтын  куллы ир кеше. Баянда уйный, җырлый. Шәхси ярдәмче  хуҗалыкларын да ялт иттереп карап тота.  Аның хатыны Әлфинур Нуретдин кызы 30 ел дәвамында мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Аның укучылары олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Ул «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләк-ләнгән. Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Нәсыйх кызы Җиһаншина Низамиевлар  гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр  һәм истәлекле  бүләк тапшырды. 

Виктор  Золотарев исеме районда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Атказанган  мәдәният  хезмәткәре Виктор Васильевич 40 ел Бөреле җәнлек совхозында музыка мәктәбен  җитәкли, күп  конкурслар лауреаты. Хатыны Нина Николаевна белән 44 ел бергә яшиләр. Чакырылган гаиләләр арасында иң зур стажлы гаилә иде бу. Нина Николаевна озак еллар ательеда эшләде, халык хорында башлап җырлаучы булып тора. Музыканы, халык җырларын  яратулары балаларына  да күчкән. Бәйрәмдә алар милли киемнәрдән чыгыш  ясадылар, ике җыр башкардылар.

Гөлнара һәм Рафил Габдрахмановларны Битаманда авыл һөнәрләренә бирелгәнлекләре өчен хөрмәтлиләр. Гаилә башлыгы –  «Битаман»  ширкәтендә  алдынгы шофер,   хатыны – сыер савучы. Бу гаиләдәге ир-егетләр  көрәш белән шөгыльләнә, күп бүләкләргә лаек булганнар.

Биектау авылында яшәүче  Рушания белән Шамил  Гыйбаевлар да – районда танылган кешеләр. Шамил Рифкать улы – бик шәп музыкант, баянчы гына түгел, туган ягыбыз авылларына багышланган җырлар авторы да.  Биектау районы гимны  – аның иҗат  җимеше. Ә хатыны Рушания Мансур кызы – район китапханәсендә әйдәп баручы методист.

«Гомер буе – җыр белән» дигән  сүзләр Мүлмә авылында  яшәүче Гөлнур һәм Данил  Мәрдәновларга  бик тә  туры  килеп  тора.
Гаилә башлыгы янгын сүндерү частенда эшли, хатыны – мәктәптә. Алар мәктәптә һәм авыл клубында узучы барлык чараларда актив катнаша. Гаилә бәйрәмендә дә мәхәббәт турындагы җыр-ны икәүләп башкардылар.

Светлана белән Владимир Трофимовлар 37 ел элек гаилә корган. Җырга мәхәббәт бу гаиләнең гомерлек юлдашына әй-ләнгән. Шәпше  авылының мәдәният йорты директоры Владимир Петрович күп  кенә  музыкаль конкурсларда лауреат һәм дипломант булды. Хатыны Светлана Ивановна исә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.

Актив  тормыш алып барулары һәм балаларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдереп, Нурзидә Нәсыйх кызы бу гаиләләргә дә  район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның  Рәхмәт хатларын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәм мәхәббәт һәм тугрылык турындагы матур җыр  белән тәмамланды.



Разия АБЗАЛОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International