“Мәктәпкә җыенырга булыш!”

2015 елның 10 июле, җомга
Безнең  районда инде күп еллардан бирле,  җәй айлары башланып, көз җиткәнгә кадәр “Мәктәпкә җыенырга  булыш!” дигән  хәйрия  акциясе уздырыла.

2015-2016 нчы уку елында Биектау районында беренче сыйныфка 400 дән күбрәк  бала киләчәк. Шул ук вакытта акцияне тормышка ашыру барышында 2-11 нче сыйныф укучыларына да матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла, болар – матди яктан начар тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә үсүчеләр, инвалид ата-ана  тәрбиясендә булучылар, инвалид балалар.

“Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясен уздыру буенча  оештыру комитеты күркәм гамәлләрне дәвам иттерергә һәм акциядә катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International