Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Бу – минем гомер, минем сайлау!
2015 елның 26 июне, җомга
Үзенең тырнакларына япь-яшь кешеләрне һаман саен күбрәк эләктерүче, нәтиҗәдә аларны матур тормыш алып барырга сәләтсез итүче иң коточкыч явызлык дип хәзерге көндә нәрсәне санарга була? Баштарак бер дә андый булып тоелмый торган, башта шатлык китерә, ә аннары яшәүне мәхшәргә әйләндерә торган явызлык – ни ул?
Үзенә буйсынган кешенең дә, аның туганнары һәм якыннарының да сәла-мәтлеген, тормышын җимерә торган явызлык, бик тиз таралып, кешенең тәненә генә түгел, җанына да зыян сала торган явызлык нәрсә? Берәүләр аның ярдәмендә акча эшли, икенчеләр алар теләгәнчә булмаган чынбарлыктан качарга тырыша. Ә кайберәүләр, тормышта барысын да татып карарга теләп, яңа тәэсирләр эзли. Ул – бер үк вакытта сугыш та, афәт тә, куркыныч чир дә. Аңардан ычкыну бик авыр, хәтта мөмкин түгел диярлек. Ул явызлык – наркотик матдәләр.
Наркомания – җәмгыятьне җитди борчуга салучы кискен проблемаларның берсе булып тора. Аның масштабы һәм таралу тизлеге шулкадәр зур ки, халыкның шактый өлешенең, аеруча яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеге, шулай ук киләчәктәге социаль тотрыклылык шик уята.
«Яшь парашютчы» дип аталучы палаткалы лагерьның республика кадетлары сменасы бу проблемага күп чаралар багышлады. Алар республикабызда башланып кит-кән «Президент белән бергә» хәрәкәте кысаларында узды. Чараларның төп шигаре – «Без булдырабыз – без бергә!». Республика күләмендәге «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында «Форпост» яшь-ләр оешмалары үзәге директоры урынбасары 17 нче июнь көнне лекторий уздырды. «Наркотикларга «юк!» дип әйтик!» дигән лекторийдан соң, наркотикларга каршы плакатлар конкурсы оештырылды. Балалар үз плакатларын бик тырышып якладылар. Кадетларның бу проблемага мөнәсә-бәте җитди булды, аларның наркотиклар, исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту темаларына үзара сөйләшеп торулары колакка чалынды. Безнең балалар наркотик урынына спортны сайлады.
Йомгаклау сүзендә яшь патриотларга мондый киңәш бирелде: «Иҗат белән, физкультура белән шөгыльләнегез. Үзегез булдыра алган нәрсәләр белән генә мәшгуль булырга, ял турында да онытмаска, уңышларның кадерен белергә, үзеңне һәм янәшәңдәгеләрне яратырга кирәк. Сәламәт тормыш алып барыгыз. Спортны дус итегез, яңа китаплар белән кызыксыныгыз һәм наркотикларга борылып та карамагыз. Онытмагыз: гомер кадерлерәк, сәламәтлек кире кайтмый. Фильмнар карагыз, һавада йөрегез, укыгыз, ә наркотикларга «юк» дип әйтегез». Моны куәтләп, балалар да бертавыштан: «Юк!» – дип җавап бирде.
Бу бит – аларның тормышы, алар шуны сайлады.
Людмила Ахромова,
«Форпост» үзәге директоры урынбасары
Оценить материал и/или оставить мнение
http://biektaw.ru/tt/hbrl/item/7301-bu-%E2%80%93-minem-gomer-minem-saylau.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз