Ямаширмә мәйданы гөрләп торды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Ямаширмәдә, бала-чаганы сөендереп, Сабантуй оештырдылар. Уеннар һәм ярышлар авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Төрле яшьтәге балалар тизлектә һәм җитезлектә көч сынаштылар, һәркайсы призлы урынны алырга омтылды. Кечкенәләр,  күзләрне бәйләп, байдан әйберләр кисеп алу белән мавыктылар. Ә игътибарны иң күп җәлеп иткәне – милли көрәш. Яшь батырга төп бүләк велосипед булды. Балалар үзләре дә биюләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International