Алан-Бәксәр авыл җирлегендә хәтер һәм кайгы көне

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә яшьләрне һәм балаларны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур әхәмият бирелә. 22 июнь көнне сәг. 10 да Алан-Бәксәр авылында Биек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Бу чарада сугыш чоры балалары, бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм "Чишмәкәй" мәктәп яны лагерына йөрүче балалар катнашты. Митингта тарих укытучысы чыгыш ясады, соңыннан балалар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International