«Алтын каләм» призерлары

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” – “Золотое перо-2015”  ХХ Республика  фестиваленең читтән торып уздырылган этабында җиңүчеләр  билгеле  булды.
Муниципаль этап  нәтиҗәләре буенча  читтән торып уздырылган турда катнашу өчен Биектау районы мәктәпләре  укучыларының  16 хезмәте сайлап  алынган  иде. Читтән торып үткәрелгән тур  йомгаклары буенча республика этабының турыдан-туры катнаша торган турында катнашу өчен конкурс номинацияләрендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Болар – Шәпше урта мәктә-беннән Камилла Ахунова, Дөбъяз мәктәбеннән Диләфрүз Гарифуллина һәм Усадтан Ләйсән Кадыйрова.  Төп конкурс  23-29 июньдә “Боровое Матюшино бистәсендәге “Волга” Яшьләр үзәгендә  уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International