1 июнь көнне Алан-Бәксәр авылында мәдәният йорты каршында балалар Сабантуе узды.

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
1 июнь көнне Алан-Бәксәр авылында мәдәният йорты каршында балалар Сабантуе узды. Чараны Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбе коллективы ярдәме белән мәдәният хезмәткәрләре үткәрде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: төрле милли һәм спорт уеннарында катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Ахырдан Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина балаларны туңдырма белән сыйлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International