Быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәме гадәти үк булмады. Нияз Әнир улы, тантаналы шартларда, мәктәбебезнең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рушан Ринат улы Миңнуллинга «За возвращение Крыма» медален тапшырды.
Рушан Ринат улы 2013 елның маеннан 2014 нче елның маена кадәр Севастополь шәһәрендә Россия Федерациясенең Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән иде. Хәрби хезмәтнең авырлыкларына бирешмичә, шул бер ел вакытын ул Кара диңгез флотының «Лиман» разведка кораблендә үткәрде. Украинадагы вакыйгалар ул хезмәт иткән вакытка туры килде. Безнең диңгезчеләр Кырым ярымутравына диңгездән килү юлларын батырларча саклады, Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына бәяләп бетергесез өлеш кертте. Өлкән матрос Рушан Ринат улы Миңнуллин да Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәде. Россия Федерациясе Оборона министры боерыгы нигезендә ул «За возвращение Крыма» медале белән бүләкләнде.
Ватанны саклаучыларның киләчәк буыны өчен безнең физик культура һәм ТИН укытучысы – ватанпәрвәрлекнең мактауга лаек үрнәге. Мәктәбебезнең һәм гаиләсенең горурлыгы ул.