Җәйнең беренче көнендә Коркачык авылында яшәүче Миңнегөл Шәрәфи кызы Гарипова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тормышының бу мөһим вакыйгасы белән аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.
Үз гомерендә илдә һәм районда булган барлык үзгәрешләрне күргән, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгын татыган бу әбекәйгә Рөстәм Галиулла улы чын йөрәктән рәхмәт белдерде, Россия Президенты котлавын, истәлекле бүләк һәм чәчәк букеты тапшырды.
Миңнегөл зур гаиләдә үсә, ул – тугыз баланың алтынчысы. Башка гаиләләр кебек үк, аның әти-әнисе Шәрәфи абый белән Мәүзифә апа да матди кыенлык кичерә. Шулай да тормыш дәвам итә, кыенлыклар белән булса да, балалар үсә. 1940 нчы елда Миңнегөл хәлле гаиләдән булган егеткә кияүгә чыга. Ләкин бәхетле тормышта озак яшәргә туры килми. Өйләнгәннән соң җиде ай узгач, Хәбирне армиягә алалар. Ул өч ай да хезмәт итәргә өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Яшь хатын иреннән бернинди хат-хәбәр дә алмый, бары тик күпмедер вакыттан соң Хәбирнең хәбәрсез югалуы турында язу гына килеп ирешә. Япь-яшь көе тол калган Миңнегөлгә үзе-нең яшьтәшләре белән бергә иң авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Ул таш карьерында вагоннар да төйи, Васильево урманында агач та кисә, Буа районында окоплар да казый. Оборона эшләрен төгәлләп, авылына кайткач, аны колхозның ат караучысы итеп билгелиләр, аның карамагында 50 ат була. Ул бер үк вакытта аларны да тәрбияли, йөкче булып та эшли.
Әбисенең тылдагы хезмәте турында оныкчыгы – Ямаширмә мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айгөл Гатиятова «Алтын каләм» бәйгесенә катнашу өчен инша язды.
Тыныч тормышта да Миңнегөл иң җаваплы урыннарда иң авыр эшләрне башкара. Кайда гына эшләсә дә, үзенә тапшырылганны намус белән үти. Авылдашлары аны авыл Советы депутаты итеп юкка гына сайламаган шул. Хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр алган ул, медальләре дә бар. Бүген Миңнегөл Шәрәфи кызы, көн саен бердәнбер кызы Гөлчәчәкнең, кияве, оныклары һәм оныкчыкларының яратуын, кайгыртуын тоеп, иң якын, яраткан кешеләре янында кадер-хөрмәттә яши. Юбилярга тыныч картлык, рухи ныклык телибез.
Сания ШАКИРОВА