Анна Михайловна Воронина – Биектау авылының өлкән яшьтәге абруйлы кешесе.
Дөресен генә әйткәндә, безнең районда яшәүчеләрнең күпчелеген башка төбәкләрдән күченеп килүчеләр тәшкил итә. Ә Ворониннар-Кузнецовлар – элек-электән шушында төпләнеп яшәгән нәсел.
Нәкъ 90 ел элек Кузнецовларның ишле гаиләсендә кыз бала туа һәм аңа Анна дип исем кушалар. Еллар узганнан соң, ул үзе һәм сеңелләре Елизавета, Мария, Валентина һәм энеләре Николай Кузнецовлар укытучылык эшен башлап җибәрәләр. Анна Михайловнаның гына да педагоглык стажы 50 ел тәшкил итә, ә гаиләнеке исә – өч йөз еллап.
Аннаның яшьлеге дәһ-шәтле сугыш чорына туры килә. Ул мәктәпне Бөек Ватан сугышының иң кызган чорында – 1942 елда тәмамлый. Мәктәпнең пионерлар белән дә эшләү тәҗрибәсенә ия булган иң яхшы укучысын мәк-тәп директоры башлангыч сыйныфларда балалар укытырга чакыра. Ул шатланып ризалык бирә. Анна Михайловна, менә шулай итеп, унҗиде яшендә үз гаиләсендә укытучылык эшенә нигез сала. Аннары сеңлесе Елизавета башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Энесе Николай озак еллар хезмәт укытучысы булып эшли. Мария биология фәнен укыта, Валентина укытучы да, балалар бакчасында тәрбияче дә була. Сеңелләре Евдокия белән Глафира бухгалтер һөнәрен сайлыйлар һәм бухгалтерлар династиясен башлап җибәрәләр. Сеңелләре Васса – сөт эшкәртү сәнәгате мастеры.
Анна Михайловнаның оныгы Наталья Юрьевна Филиппова башлангыч сыйныфлар укыта башлый. Хәзерге вакытта ул Биектауның 2 нче урта мәктәбендә коррекция сыйныфы белән эшли. Шушы ук мәктәптә Валентина Михайловнаның кызы Ирина Александровна һәм улы Алексей Александрович та балаларга белем бирәләр. Елизавета Михайловнаның ике кызы да, Евдокия Михайловнаның оныгы да – педагоглар. Николай Михайловичның улы Алексей – 2 нче мәктәптә тарих укытучысы.
– Безнең әбиебез – көчле ихтыярлы, искиткеч эшчән һәм тынгысыз кеше, – дип сөйләде Анна Михайловна турында аның оныгы Наталья. – Һөнәр сайлаганда нәкъ менә аның холкына хас сыйфатлар, эшенә нинди мөнәсәбәттә булуы да зур роль уйнады, әлбәттә. Ул математика укытты һәм мин дә Казан федераль университетының математика факультетын тәмамладым.
Анна Михайловна сугыш тәмамланганнан соң педагогия училищесына укырга керә. Имтиханнарга кечкенә баласын карый-карый әзерләнергә туры килсә дә, аны уңышлы тәмамлый. Ире Дмитрий Сергеевич сугышта да шофер була, фронттан соң да шушы эшен ташламый, милициядә күп еллар шофер һәм инспектор булып хезмәт куя. Анна белән Дмитрий Ворониннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Алексей, кызлары Антонина һәм Светлана яхшы белем алганнар һәм тормышта үз урыннарын тапканнар.
– Без сугыштан соңгы авыр чорда үстек, – дип сөйләде олы кызы Антонина. – Әмма әти-әниебез безнең өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Әниебез – шәфкатьле, сизгер күңелле дус, гомер буена ул безгә ярдәм итте.
Педагоглык эшчәнлегендә шактый зур стаж туплаган Анна Михайловна Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, математика факультетының өч курсын тәмамлап, шушы фән буенча укыта.
– Аның дәресләре методик яктан нигезле, укучыларда математик фикерләү сәләте тудыра торган иде, – диде аның хезмәттәше Людмила Петровна Прокаева. – Ул – бөтен күңелен һәм йөрәген бер тапкыр һәм мәңгегә сайлаган һөнә-ренә биргән талантлы педагог.
Александра Ильинична Французова район мәгариф бүлегендә озак еллар инспектор булып эшләде. Ул Биектауның
2 нче урта мәктәбендә Воронинаның дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларында булу танып-белү ягыннан файдалы да, кызыклы да иде, дип сөйләде. Дәресләре һәрвакытта гамәли юнәлештә уздырыла, һәр минуты алдан уйланыла, материал җентекләп сайлана. Аның эш системасы яшь укытучыларга үрнәк булды.
– Мине Анна Михайловна укытты, – диде 2 нче Биектау урта мәктәбе укытучысы Надежда Алексеевна Шутраева. – Без аны табыну дәрәҗәсенә җитеп яраттык. Мәктәпкә бергә бару өчен иртән аны калкулыкта каршы алабыз. Ә инде аның могҗизага тиң сумкасын тотып бару үзе зур бәхет саналды. Мин бу һөнәрне беренче укытучыма карап сайладым. Безнең зур авылдагы һәр гаиләдә балаларның берничә буыны Анна Михайловнада укыдылар.
Воронинаның педагоглык стажы 50 ел тәшкил итә. Ул лаеклы ялга 70 яшендә генә китә. Элекке укучылары һәм аларның әти-әниләре дистә еллар узгач та укытучыларын рәхмәт хисе белән телгә алалар.
– Ул олы улыбыз Романның беренче укытучысы иде, – диде Клара Хәмит кызы Ахманова. – Анна Михайловна таләпчәнлеге, принципиальлеге, балаларга карата һәрчак гадел булуы белән аерылып торды. Ул укучыларына, аларның әти-әниләренә ихтирамлы мөнәсә-бәттә булды.
Ветеран укытучының озак еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән билгеләп үтелгән. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” дигән беренче медален алганда әле бөтенләй яшь була. Аның документлары арасында үзе өчен кыйм-мәтле бүләк – “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан. Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аңа сугыш чорында намус белән эшләгәне өчен юбилей медале тапшырдылар.
Шушы көннәрдә Анна Михайловна Воронинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау адресын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов, 2 нче Биектау урта мәктәбе укучылары, аларның әти-әниләре аңа рәх-мәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Элекке хезмәттәшләре шундый тантаналы көн уңаеннан матур концерт номерлары да әзер-ләгәннәр, шигырьләр, гармунга кушылып башкарган җанга ятышлы җырлар да яңгырады. Зур нәселнең нигезен салучыны – әниләрен һәм әбиләрен котларга кызлары, оныклары һәм оныкчыклары да килгән. Ворониннарның Биектау авылындагы ямьле өендә шәф-катьлелек, игътибарлылык, бер-берсе турында кайгырту рухы хөкем сөрә. Анна Михайловна Кузнецовлар һәм Ворониннарның гаилә кануннарын дәвам иттерүчеләр үсеп килүенә сөенеп яши.
Разия АБЗАЛОВА