Җыелучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлап каршы алды. Бу көнне район мәктәпләренең күп укучылары, көллият студентлары район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе һәм аның бүлекләренең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. “Балкыш” Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр, Үзәк мәдәният йорты, “Везунчики” бию коллективының иң яхшы концерт номерлары тантанада катнашучыларга бүләк булды.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе исеменнән “Балалар ил рәсемен ясыйлар” конкурсында җиңүчеләргә Дипломнар һәм призлар тапшырылды.