Россиядә яңа шәһәр Иннополис ачылачак

2015 елның 2 июне, сишәмбе

2015 елның 9 июнендә XXI  гасырда төзелгән Россиянең беренче шәһәре Иннополисның рәсми ачылышы тантанасы узачак.

Тантаналы чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров, РФ мәгариф министры Д.В.Ливанов, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов, Иннополис шәһренең мэры Е.А.Иванов катнашачаклар.

Чарада катнашырга шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев чакырулы.


Иннополис
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International