Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Казанда Болгар һәм Зөя турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген, Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Казан Кремленең Вәкиллекле корпусы фойесында Болгар һәм Зөягә (Свияжск) багышланган республика конкурсында беренче урыннарны алган рәсем һәм инша күргәзмәсе оештырылган. Минтимер Шәймиев зур кызыксыну белән күргәзмәне карап чыкты, шулай ук Татарстанның төрле сәнгать мәктәпләреннән булган иң яхшы рәсем авторлары белән аралашты.
Аннан соң конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды. Минтимер Шәймиев кереш сүзен чарада катнашучыларны Балаларны яклау көне белән тәбрикләүдән башлады. “Барыгызны да шушы искиткеч бәйрәм белән тәбриклим. Ул безнең киләчәгебезне һәм тормышыбыздагы иң кадерлеләребезне яклауга багышланган”, - диде Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе ата-аналар һәрвакыт балаларын һәм туган йортны сакларга тиешлеген, моның табигый күренеш булуын билгеләп үтте. “Дәүләт тә, теләсә нинди җәмгыять тә бар чорда моңа зур игътибар юнәлткән. Кешеләр төрле дәверләрдә гомер кичергән һәм үсеш процессында котылгысыз булган үзгәрешләр шартларында яшәвен дәвам иттерә. Эволюция барышында без кабатланмас юл үтәбез һәм кардәшлек нигезләрен салабыз, хәзерге буын өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз, гомер шулай дәвам итә һәм аның матурлыгы да шунда”, - диде М. Шәймиев. Ул балачак хатирәләрен яңартып, кечкенә чагында үз әнисенең төп куанычының берсе балаларның һәммәсен дә туйганчы ашату булуын искә алды. Безнең заманда, бәхеткә, балаларны тукландыру проблемасы юк, дип өстәде М. Шәймиев.
Иң мөһиме, аның әйтүенчә, яшь буынның үз-үзен күрсәтергә, табигатьтән бирелгән белән файдаланырга мөмкинлеге бар, ә олыларның бурычы – шушы талантларны ачу. “Талант ачылмый калу – иң зур бәхетсезлек ул, үзеңнең нигә сәләтле булуыңны белмәү, әгәр шушы сәләтләрне ачсаң, күңел дә сөенә бит, кеше дә үзеннән канәгать кала, ахыр чиктә, бу язмыштагы зур уңыш”, - дип уртаклашты фикерләре белән М. Шәймиев.
Ул конкурста тәкъдим ителгән эшләргә югары бәя бирде. М. Шәймиев Болгар һәм Зөягә багышланган иншалар белән шәхсән танышканы турында белдереп, аларны уникаль дип атады. “Бу эшләр балаларыбыз өчен горурлык хисләре уята – шундый эчтәлекле иншалар, - диде ул. – Алга таба да моның белән шөгыльләнергә кирәк, без җәмгыятькә бу бәйге белән беренче сигнал бирдек, ул бит беренче мәртәбә уздырыла”.
Минтимер Шәймиев ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән конкурсны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм балаларны конкурста җиңүләре белән котлап, аларны шушы бәйгенең беренче карлыгачлары дип атады. Ул Болгар һәм Зөянең бай тарихка ия булуын һәм туристлар өчен тагын да игътибарга лаеклы була баруын билгеләп үтте. Соңгы елларның казанышы булып Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү булды. Бүген, шулай ук, Чистай, Алабуга, Тәтеш шәһәрләренең актив үсеше алып барыла, анда шулай ук республика халкына һәм кунакларына карардай урыннар күп. “Гомум күтәрелеш бара, үзебезнең рухилык алуыбыз мөһим, моңарчы күп буыннар өчен ябык булган өлкәләр, мөмкинлекләр барлыккка килә, ә сезнең шундый мөмкинлегегез бар”, - дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Минтимер Шәймиев. Чыгышының азагында ул Татарстанда Болгар һәм Зөяне торгызу буенча эшләрнең күңел биреп һәм күңел өчен эшләнүен ассызыклады.
Алга таба республикакүләм конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Минтимер Шәймиев җиңүчеләрнең укытучыларына бүләккә Рәхмәт хатлары һәм китаплар, ә Энгель Фәттахов укучыларга дипломнар һәм электрон китаплар тапшырды.
Бүләкләү Казан, Болгар, Зөя, Алабуга турында видеороликлар белән үрелеп барды. М. Шәймиев, шулай ук, “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектының 5 җиңүчесенә һәм аларның әти-әниләренә истәлеккә китаплар тапшырды. Конкурста иң яхшылары исеменә лаек булган рәсемнәр тантаналы төстә Болгар һәм Зөя музей-тыюлыклары директорларына тапшырылган. Чара балалар катнашында концерт программасы һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсемнәргә республикакүләм бәйге 2015 нче ел башыннан уздырылды. Бәйгегә барлыгы Татарстанның 37 җирлегеннән гомуми белем бирү, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, балалар сәнгать мәктәпләрендә укучылардан 321 эш тапшырылган, шул исәптән республиканың 35 муниципаль районыннан. Моннан тыш, бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларыннан 28 эш тәкъдим ителгән. Иншалар конкурсына 39 муниципаль берәмлектән 186 эш тапшырылган.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/437711.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Эре габаритлы калдыклар категорияләре
Эре форматлы утиль төшенчәсе төрле калдыкларны берләштерә. Берничә категорияне аерып күрсәтәләр: Сантехника-канализация, су, вентиляция, җылылык белән бәйле бөтен нәрсә. Моңа торбалар, ванналар, кабырчыклар, батареялар керә. Зур булмаса да, катнаштыргычларны да бу төркемгә кертәләр. Үз ресурсын эшләп чыгарган көнкүреш һәм электр техникасы: компьютерлар, принтерлар, суыткычлар, микродулкыннар һ. б. Яктырткыч приборлар: плафоннар, люстралар. Товар кыяфәтен, Куллану үзлекләрен югалткан яки хуҗаларын канәгатьләндерми башлаган җиһазлар: комодлар, диваннар, шкафлар һәм башка әйберләр. Кайбер төзелеш материаллары: иске идән һәм стена түшәмәләре, демонтажланган рамнар, ишекләр. Агач калдыклары: ботаклар, кәүсәләр, такталар. Спорт җиһазлары: чана, велосипед, чаңгы, самокат.
8
апрель, 2026 ел
Эшмәкәрләр өчен " бердәм Ачык ишекләр көне»
"Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көннәре " 2026 елның 09 апрелендә 12 00 сәгатьтән үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында. 16 00 сәгатькә кадәр.
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз