Бөреледә кукуруз чәчәләр

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Районның  авыл хуҗалыгы  предприятиеләре, бөртекле сабан культуралары чәчүне  тәмамлап, кукуруз чәчүгә керештеләр.

Мондый  кыйммәтле азык культурасы  2662 гектар биләячәк. Һәр хуҗалыкның азык кишәрлегендә аңа  15-17 процент  бирергә һәм мул уңыш алу өчен тиешенчә тәрбияләп үстерергә  кирәк.

“Басулар патшасы”на иң зур мәйдан – 1000 гектар – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятендә әзерләнгән. Туфрагы әйбәтләп  эшкәртелгән  һәм ашлама кертелгән.

Узган ял көннәрендә  механизатор Николай Романов хуҗалыкның Бөреле бүлегендә 420 гектарлы басуга  кукуруз  чәчкән. Орлык ташуда Дамир Кәлимуллин эшләгән. Алар  икесе дә тәҗрибәле  хезмәтчәннәр. Николай элек  шофер  булган, соңгы  елларда исә  “Бөреле”дә механизатор булып хезмәт куя. Дамир бөтен  гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Кышын ул фермада,  ә язын һәм җәен басуда чәчүлекләрне эшкәртә, печән әзерләүдә һәм башка эшләрдә катнаша.

Бөреледә кукурузны бөр-теклеләр  технологиясе  буенча  үстерәләр, яхшы орлык турында кайгырталар. Көзен силоска җыеп алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International