23 майда Татарстанда “Каравон” XXIII төбәкара рус фольклор җыены белән безнең төбәктә гомер кичергән халыкларның бай мәдәниятен чагылдыручы милли бәйрәмнәр “сезоны” ачылып китә.
Кояшлы июнь-июль айларында “Балтай” мордва-эрзя, “Семык” мари, “Гырон быдтон” удмурт, “Валда шинясь” мордва-мокша, “Уяв” чуаш, “Иван Купала” славян, “Питрау” керәшен мәдәниятләре бәйрәмнәре көтелә. Алар барысы да республика статусын алган, Татарстан җирлегенә хас милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү максатында оештырылучы тирән эчтәлекле бәйрәмнәр.
Билгеле булганча, 6-7 июньдә Татарстан район үзәкләрендә һәм авылларында татар милли бәйрәме – Сабан туйлары гөрләячәк. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Сабан туе 13 июньдә булачак. Милли бәйрәмнәр “сезоны” 1 августта Казан Сабан туе белән төгәлләнчәк: шулай итеп, татар Сабан туен төрле илләрдән су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына киләчәк кунаклар да күрә алачак.
1993 елдан республика күләмендә билгеләп үтелүче “Каравон” традиция буенча, Лаеш районының Никольское авылында узачак. Ел саен бу җырлы-биюле бәйрәм Татарстаннан, Идел һәм Урал буе төбәкләреннән йөзгә якын фольклор ансамбльләрен җыя. Быел бәйрәм программасында 130га якын коллектив катнашырга теләк белдергән. Узган ел бәйрәмнең махсус кунагы – Удмуртиянең “Бураново әбиләре” булган иде, быел Надежда Кадышева белән “Золотое кольцо” һәм “Славянские напевы” ансамбльләре чакырулы. Бу көнне авылда, гадәттәгечә, халык һөнәрчелеге ярминкәсе оештырылачак, рус халык аш-суларыннан да авыз итеп булачак.
“Каравон” рус халык бәйрәме уңаеннан республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыкты. “Рус милләте күп гасырлар дәвамында туплаган гаять зур рухи көчкә һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади кодрәткә ия булган әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан мәдәниятенә кабатланмас төсмерләр өсти. Россиядә игълан ителгән Әдәбият елында рус теленә, борынгы җыр сәнгатенә, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга хөрмәт хисе тәрбияләүче “Каравон”ны бәйрәм итү аеруча яңгыраш ала. Кояшлы бәйрәм йөрәкләребезгә тынычлык һәм изгелек өстәсен, аралашуыбызны җылы һәм күңелле итсен”, – дигән теләкләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
24 майда Татарстан Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан үткәреләчәк тантаналы чараларга да кушылачак. Илнең күп кенә шәһәрләрендә бер үк вакытта, сәгать көндезге 12дә бәйрәм концертлары башланачак. Казан Кремлендә корып куелачак сәхнәдә Татарстанның Дәүләт камера хоры, Казан югары хәрби команда училищесы оркестры, “Яңа музыка” камера оркестры, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры, балалар һәм студентлар хорлары чыгыш ясаячак. Концертта дини җырлар, Глинка, Чайковский, Прокофьев һәм Свиридов кебек композиторларның классик әсәрләреннән тыш, совет чорындагы танылган җырлар да яңгыраячак.