Татарстан төзелеш тармагы белән горурлана

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстан төзелеш комплексы буенча Россиядә алдынгы урынны тота. Шулай да, әлеге тармак вәкилләре эш урыннарында җәрәхәтләнүчеләр санын киметү, төзелеш комплексының нәтиҗәлелек һәм көндәшлеккә сәләтен арттыру өстендә эшләргә бурычлы.


Бүген, ягъни 20 май көнне, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Төзүчеләре берлеге” оешмасының еллык хисап җыелышында булды. Әлеге чарада республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итә. Төзелеш тармагы исә аеруча алга киткән өлкәләрнең берсе булып санала. Федераль дәрәҗәдә уздырылган рейтинг та моның шулай булуын ассызыклый. Шунысы мөһим: әлеге югары күрсәткечләргә ирешүдә Татарстан Президенты тарафыннан расланган республикакүләм программаларны тормышка ашыру аеруча зур роль уйный. Капиталь ремонт, тузган торактан күчерү, социаль ипотека, торак-коммуналь комплексны үзгәртеп кору кебек программалар әнә шундыйлардан.

Торак төзелеше буенча да Татарстан Идел буе федераль округында беренчелекне бирми. Республикада ел саен якынча 2400 мең квадрат метр торак гамәлгә куела. Социаль ипотека программасы кысаларында исә 2005-2014 елларда гына да барлыгы 5,5 миллион квадрат метр торак төзелгәнлеге мәгълүм. Нәтиҗәдә, республикада яшәүче 86 мең (!) гаилә үзенең торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Араларында яшь гаиләләр, ветераннар, мөмкинлеге чикле затлар да бар.

2015 елда исә Татарстанда барлыгы 2400 мең квадрат метр торак төзелергә тиеш. Аларның 407,5 мең квадрат метры социаль ипотека программасы нигезендә тормышка ашырыла.

- Татарстанның төзелеш комплексы 117 меңнән артык хезмәткәр, 13 меңнән артык төзелеш оешмасы һәм 40тан артык проектлау оешмасын берләштерә. Хәзерге вакытта республика Төзүчеләр берлеге алдында торган иң мөһим максатларның берсе – эш урынында җәрәхәтләнүчеләр санын киметү, төзелеш комплексының нәтиҗәлелек һәм көндәшлеккә сәләтен арттыру, инновацион технологияләрдән файдалану. Шул ук вакытта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм һөнәри белем бирүне камилләштерү дә аеруча мөһим бурычлар рәтендә каралырга тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Татарстан лидеры актив эшчәнлек күрсәткәннәре өчен берлек вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Бу зур, куәтле система хәзерге вакытта актив эшли һәм без үзебезнең төзелеш комплексы белән чиксез горурланабыз. Чөнки ул республикакүләм генә түгел, ә федераль дәрәҗәдәге бурычларны да хәл итәргә сәләтле, - дип белдерде Татарстан лидеры.

Шунысын да билгеләп үтәбез: Татарстан Төзүчеләре берлеге 2008 елның декабрендә оеша. 2009 елның 23 июнендә исә Ростехнадзор идарәсе әлеге оешманы СРО дәүләт реестрына кертә. Хәзерге вакытта әлеге берлек 1103 төзелеш оешмасын берләштерә һәм Россиянең иң зур СРОларының берсе булып санала. Соңгы биш ел эчендә оешма тарафыннан төзелешкә рөхсәт бирү турындагы 2,5 мең гариза каралган һәм 2500 таныклык бирелгән.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International