Тантаналы чарага Мәмдәл авыл җирлегендә яшәүчеләр, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Унбиш метр-лы стенага Мәмдәл, Юртыш, Сөләнгер авылларыннан 470 якташыбызның фамилияләре уеп язылды. Һәйкәл безнең якташыбыз – рәссам Фәрит Заһидуллин эскизы буенча әзерләнеп, нигездә авыл халкы һәм хәйрия ярдәм күрсәтүчеләр акчасына төзелгән.
Митингта Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Илгизәр Шәрәфетдинов чыгыш ясады. Шушы ук көнне хәзерге вакытта безнең араларда яшәгән 34 тыл хезмәтчәне хөрмәтенә ветераннар аллеясы утыртылды.