Марзия Исхаковага окоп казырга туры килмәгән, әмма уналты яшьлек кызны колхозга йөкче итеп куйганнар. 41 нче елның июненнән башлап, 1947 елның язына кадәр ул һәр иртәдә, атын җигеп, төрле йөкләр ташый. Капчыкмы ул, утынмы – аны берәү дә килеп төями, арбага яки чанага барысын да үзе төяп, үзе бушата. Сугыштан соңгы елларда ул яшелчәчелектә хезмәт куйган. Сугыш чорында ничек эшләгәннәре турында сөй-ләгәндә яшелчәче яшь хатыннар шушы кечкенә буйлы хезмәттәшләренең кайчандыр 70 әр килограммлы капчыкларны күтәрә алуына хәтта ышанмыйлар да. Марзия апа исә, озын-озак уйлап тормыйча, бөтенесенең күз алдында шушындый авырлыкны “эһ” тә димичә күтәреп тә күрсәтә. Ул әле дә: “Яшәүнең нигезе – физик хезмәт һәм хәрәкәт. Юкка гына 90га җитмәдем бит инде мин”, – дип кабатларга ярата.
Бу апаларның язмышындагы охшашлык менә шушында бетә. Сугыштан соңгы гаилә тормышлары икесенең ике төрле.
Йончыктыргыч физик хезмәттән гарык булган Әминә Гарәфиева тәкъ-дим ясаган беренче егет-кә кияүгә чыга. Бу Шәймулла була. Әмма алар бергә нибары алты ай яшәп калалар. Сугыш вакытында госпитальдә ясалган операциядән соң Шәймулланың тәнендә мина ярчыгы кала, күпмедер вакыттан соң ул хәрәкәтләнә башлый һәм йөрәгенә барып кадала. Сугыш менә шулай бу гаиләдә тагын бер тирән эзен калдыра. Ирен җирләгәннән соң өч ай узгач, кызы Ркыя дөньяга аваз сала. 1955 елда Әминә икенче тапкыр язмышын сынап карарга була һәм фронтовик-инвалид Ибраһимга тормышка чыга. Алар унөч ел бергә гомер итәләр. Бер-бер артлы балалары – Исмәгыйль, Рәйсә, Әдһәм, Фәрит туа. Әминә икенче тапкыр тол калганда кечкенәләре Фә-риткә нибары өч яшь була. Аңа балаларын да ялгыз үстерергә, ире белән бергә төзи башлаган йортны да берүзенә салып бетерергә туры килә.
Әминә апа язмыш сынауларын зур сабырлык белән кичерә: ике ирен, өч улын җирли. Хәзер ул үзе генә яши, тик кызлары Ркыя белән Рәйсә төп йортка атна саен да, атна арасында да кайтып йөриләр. Әминә Гарәфи кызының бүген 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар, алар да әбиләрен бик яраталар. Әминә апа күршеләре белән тату яши. Юбилей көнендә аның янына килене Рушания белән Фәридә Ибраһимова керде, 90 яшьлеге белән чын күңелдән котладылар.
– Күршедәге йортка килен булып төшкәч тә дуслаштым мин Әминә апа белән, ул миңа гел әниемне хәтерләтә, – диде хәзер инде үзе дә каенана булган Фәридә ханым.
Язмыш Марзия Исхаковага карата мәрхәмәтлерәк булган. Ул, сугышка озатып, әйләнеп кайтуын көтеп алган егете Әхәткә кияүгә чыккан. Алар 1948 елда өйләнешкәннәр. Дүрт ул үстергәннәр. Ни кызганыч, ире Әхәтне ул моннан 11 ел элек җирләгән. Марзия Солтан кызының 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Ул балаларының тормышлары түгәрәк булуына сөенеп яши. Нык сәламәтлек биргәнгә Ходайга шөкерана кыла.
– Аллага шөкер, аякларым йөри, башым эшли. Улларым, киленнәрем, оныкларым янәшәмдә, ярдәм итәргә һәрчак әзерләр. Кайчан да булса балалар янына күчеп китәргә туры килер, бәлки, ә әлегә үз-үземне карый алам, – диде ул. – Безнең турыда кайгыртучанлык күрсәткәннәре, пенсияне вакытында биргәннәре өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Ходай Тәгалә аларга сәламәтлек, балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга иминлек, тыныч, бәхетле, җи-теш тормыш бирсен.
Бу ике ханымның, узган авыр көннәр турында искә алганда, күзләре яшьләнсә дә, бүген аларның шатлыклары – балалары, оныклары, оныкчыклары бар. Ходай барысына сәламәтлек бирсен.