Республикабызда 20 апрельдән язгы изгелек атнасы башланды. Ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Биектау муниципаль районы да катнаша.
20 апрель – яхшы башлангычлар, # ШӘФКАТЬЛЕ ТАТАРСТАН изге гамәлләр эстафетасы старт алган көн.
21 апрель – Дуслык көне. Район мәктәпләрендә дуслык дәресләре, тынычлыкны һәм халыклар арасындагы татулыкны ныгытуга юнәлтелгән чаралар узды. 22 апрель – Георгий тасмасы. Әлеге көннең максаты – тырышлыкны берләштерү. Киемеңә Россиянең сугышчан данын гәүдәләндерүче шушы символны беркетеп, кешеләр сугышчыларны хөрмәт итүләрен һәм Бөек Җиңү белән горурлануларын белдерәләр.