Урман хуҗалыгы министрлыгының “Чулпан” дәүләт табигый-ландшафт тыюлыгы администрациясе һәм Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге Олы Кавал, Әлдермеш, Коркачык мәктәпләре укучылары белән берлектә заказник территориясендә “Сыерчык оясы ясап эл” акциясе уздырдылар. Укучылар белән урман аланына барып, балалар хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясаган 97 сыерчык оясы элдек. Әлеге акция барышында мәктәп балалары Туган як табигатен саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта аларга җанлы табигатьне, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды. Мәрхәмәтлелек үрнәге дә күрсәттеләр.
“Сыерчык оясы ясап эл” акциясе дәвам иттерелер һәм районның барлык авылларында да күркәм гадәткә әверелер, дип өметләнәбез. Һәркайсыбыз да, табигать сөючеләр һәм аның дуслары белән берләшеп, әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга үзеннән өлеш кертә ала.
Тыюлык җитәкчеләре акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерә.
Фәнил ГЫЙМАДИЕВ, “Чулпан” дәүләт табигый-ландшафт тыюлыгы начальнигы