Биектау районына 80 ел тулды!

2015 елның 17 апреле, җомга

Бүген Биектау муниципаль районы 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул 1935 нче елда барлыкка килгән. Хәзерге вакытта аның территориясендә  составында 124 авыл булган 25 авыл җирлеге урнашкан. Халкы 46 меңнән артык.

Бүген кичен “Биектау” спорт комплексында  юбилейга багышланган тантаналы чара уздырыла. Аңа республикадан кунаклар, хезмәт ветераннары, икътисадның төрле тармакларында эшләүче  лаеклы хезмәткәрләр, райондагы учреждение, оешма, предприятиеләрдә  хезмәт куючылар чакырылды.

Район  кешеләре адресына республиканың төрле почмакларыннан котлаулар килә. Районны беренчеләрдән булып  Татарстан Республикасының  муниципаль берәмлекләр Советы котлады.   

Тантаналы чарадан фоторепортаж: http://vysokaya-gora.tatarstan.ru/tat/foto.htm/photoreport/659846.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International