1 июньнән урта профессиональ мәгариф оешмаларына электрон гариза бирү мөмкин

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

“Татарстан Республикасында электрон мәгариф” дәүләт мәгълүмати системасында урта профессиональ мәгарифләр эшчәнлегенең функционалы арта. 2015 елның 6-7 апрель көннәрендә “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” оемсының белгечләре ТР мәгариф һәм фән министрылыгында профессиональ мәгариф оешмалары вәкилләре системаба абитуриентларның электрон гаризалар җибәрү мөмкинлегенә укыту үткәрделәр.

1 июньнән абитуриентлар дистанцион рәвештә edu.tatar.ru порталы аша гариза җибәрә ала. Моның өчен мәгариф оешмасына керү һәм “Гариза җибәрү” билеген сайларга кирәк. Гаризаны тутыргач, ул кабул итү комиссиясенә җибәреләчәк. Абитуриент сайт аша гаризаның каралуын күзәтеп бара ала.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International