1 апрель көне әле тәмамланмады. Безнең бакчада эш башланып китте генә дисәк тә була. Кичке якта “1 апрель – Көлке бәйрәме”нә багышланган тамаша үткәрдек. Кичәдә малайлар – кызлар, ә кызлар малайлар булып киенде. Малайларның кызлар булып киенүе, бер-берсеннән шаярып, шатланып көлүләре барыбызга да чын көлке көне булды. Малайлар яулыклар бәйләп, париклар да киеп куйгач, үзләрен танымадык та. Кичәдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кунакка килгән клоуннар белән бергә биеделәр, уеннарда катнаштылар. Тамаша карарга килгән әниләр дә уеннарда теләп катнашты, күңел ачты.
Кыскасы, күңел ачу белән тәмамланган тамашадан соң, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта еллык эшләр һәм алда торган планнар турында сөйләнелде.
Шулай итеп, Чыпчыкның “Ромашка” балалар бакчасы 1 нче апрель көнен истәлекле, матур бер көн буларак билгеләп үтте.