«Безне сугыш чыныктырды»
Егоровларның балалары да язмышларын ил язмышына бәйләгән. Өлкән уллары Сергей 19 яшендә фронтка киткән һәм 1943 елда Сталинград янында һәлак булган. Виктор Никифоровичның апасы Валентина пединститут тәмамлаган. Сугыш вакытында аны оборона объектлары төзергә җибәргәннәр. Анда ул каты салкын тидерә һәм, авырудан терелә алмыйча, япь-яшь килеш дөнья куя. Ике абыйсы Михаил һәм Евгений шулай ук сугышта катнашкан. Беренчесе кулына корал тотып, фронтта сугышса, икенчесе Казанның Горбунов исемендәге заводында фронт өчен самолетлар ясаучы инженер булган. Михаил сугыштан күп яралар белән кайта. Заводта тәүлекләр буе эшләү, нерв киеренкелеге Евгенийның да сәламәтлегенә йогынты ясамый калмаган – икесе дә 59 яшьтә вафат булалар. Егоровларның күп балалы гаиләсеннән бүген икесе генә исән.
Виктор Никифорович Егоровның бала чагы сугыш вакытына һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул менә ничек дип искә төшерә: “Безне, 7-8 яшьлек балаларны, кояш чыкканда ук, бригадир ат белән колхоз кырына илтә иде. Кояш батканчыга кадәр без шунда борчак, арыш һәм башка игеннәрнең чүбен утый идек. Ашыйсыбыз бик килсә дә, беркемнең дә бездә эше юк иде. Гадәттә, без эшләгән җиргә бригадир, агач мичкәгә тутырып, су гына алып килә иде”.
Үзенең сабырлыгы һәм чыдамлылыгы аркасында гына Виктор Никифорович урта белем ала алган. Сигезенче сыйныфны, кешедә фатирда торып, ачлы-туклы яшәп, 25 чакрым ераклыктагы авыл мәктәбендә тәмамлаган. Ә 9-10 нчы сыйныфларда, көн саен җәяү йөреп, 12 чакрымдагы авылда яңа ачылган мәктәптә укыган. Шуннан соң, авыл егете күңеленә авыл хуҗалыгы якынрак булганга, КГВИның зоотехника факультетына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлагач, ул берничә районда эшләп ала. Ә 1965 нче елны В.Н.Егоровны Биектау районына җибәрәләр. Биектауда ул авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы, аннан КПСС райкомының икенче секретаре булып эшли. Ул елларда аның канаты астында район терлекчеләре бу тармакта сизелерлек ыргылыш ясый, нәтиҗәлелекне өч тапкыр арттыра. В.Н.Егоровны кабинетында очрату мөмкин булмый, ул көн саен колхоз һәм совхозларда йөри. Районның барлык сыер савучыларын, бозау һәм дуңгыз караучыларын исемләп белә. Терлекчелектәге казанышлары өчен, район берничә тапкыр КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетының Кызыл Байраклары, КПСС обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байраклары белән бү-ләкләнә. Бу җиңүләрдә үзенең дә өлеше булу белән горурлана ул. Хәзер Виктор Никифорович лаеклы ялда, хатыны Эмилия Дмитриевна белән бергә оныклар, оныкчыклар үстерәләр, балаларының уңышларына шатланалар. Ул, актив рәвештә, тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнә, яшьләр янына очрашуларга еш килә.
Ярты гасырлык хезмәт юлы
Осипов Михаил Николаевич – хезмәт ветераны, сугыштан соңгы буын вәкиле. Биектау районына ул 1968 нче елда, Ленинград химия сәнәгате техникумының торф ятмаларын тикшерү бүлеген тәмамлагач килә. Район “Сельхозтехника” берләшмәсенең ул чактагы җи-тәкчесе аны ошата һәм уңдырышлылык буенча механикалаштырылган отряд бригадиры итеп куя. Михаил Николаевич Биектау җирендә тиз арада үз кеше булып китә. Аннан бирле инде ярты гасырга якын вакыт узган. Механикалаштырылган отряд та, зур җитештерү берләшмәсенә әверелеп, хәзер “Агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дип атала. Әлеге берләшмә эшчәнлеге район хуҗалыкларына кырларның уңдырышлылыгын арттырырга булышты. Колхоз һәм совхозларга агрохимия ярдәме күрсәтү булган төп эшеннән кала, заманында бу берләшмә төзелеш эшләре дә җәелдереп җибәрә. Производство объектлары гына түгел, эшчеләр өчен торак йорт-лар да төзиләр. Предприятие белән янәшә агрохимиклар торак массивы үсеп чыкты. Бу – беренче чиратта, М.Н.Осипов казанышы. Михаил Николаевич – уникаль җитәкче. Берләшмә рәисе вазифасында 45 ел эшләү дәверендә аңа бик күп кеше белән аралашырга туры килә. Бу вакыт эчендә район җитәкчесе кәнәфиендә генә дә 8 кеше утырды. Оешманың республика күләмендәге җитәкчеләре дә алмашынды. Ул барысы белән уртак тел тапты. Һәрвакыт үз юлыннан бара, тыныч кына, ышандырырлык итеп, үз фикерен белдерә һәм җитештерүдә югары күрсәт-кечләргә ирешә ул.
Хезмәт стажы – 63 ел
Сугыш башланганда Рафаэль Кашап улы Заһидуллинның ун яше тулып кына килгән чагы була. Әтисен беренче көннәрдә үк сугышка алалар, аны гаиләсе соңгы тапкыр күрә – Кашаф абый 1941 елның октябрендә Тула шәһәрен саклаганда һәлак була. Әнисе дүрт бала белән ялгыз кала. Рафаэль – балаларның иң олысы. “Сугыш чорын күпме еллар узгач искә төшерүе дә куркыныч”, – ди ул. Әнисенең шундый авыр сынауларга ничекләр итеп түзгәненә әле дә гаҗәпләнә. Ачлык-ялангачлык, нәрсәгә тотынсаң – шул юк, берсеннән-берсе кечкенә балалар, колхоз эшенә дә чыгасы бар. Олы бала буларак, Рафаэльгә дә күпне күрергә туры килә. Кышкы әче суыкларда ул урманга коры-сарыга, басудан салам ташырга йөри, ә җәй көннәрендә, өлкәннәрдән калышмаска тырышып, кырларда тир түгә. “Уфалла” арбасын аның мәңге онытасы юк.
Рафаэль Кашап улы 1945 елда, җидееллык мәктәп тәмамлап, документларын Казанга сәнгать училищесына тапшыра. Ә бер айдан аларны кире алырга туры килә. Әнисенә энеләрен һәм сеңелләрен тәрбияләргә булышырга кирәк була. Ул авылына әйләнеп кайта, колхозда хисапчы булып эшли башлый. Аннары аны Совет Армиясе сафларына алалар. Аннан кайткач, КПССның Дөбъяз райкомында инструктор була.
Р.Заһидуллин һәрвакытта да белемгә омтыла. Укырга кирәклеген аңлап, эшеннән аерылмыйча гына, урта белем алуга ирешә. 1959-1963 елларда ул – Казандагы югары партия мәктәбендә, аннары Свердловскидагы югары партия мәктәбендә укый. Моннан соңгы елларда җаваплы җитәкче урыннарда: Яшел Үзән колхоз-совхоз авыл хуҗалыгы җитештерү идарәсендә, Ульянов исемендә-ге колхозда партия оешмасы секретаре, шунда ук колхоз рәисе, Биектау район башкарма комитеты рәисе урынбасары, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе һәм Биектау райпо идарәсе рәисе урынбасары булып хезмәт куя. Аның хезмәт стажы 63 ел. Рафаэль Кашап улы әле бүген дә активлыгын югалтмый, ул районның ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы һәм Туган якны өйрәнү музее каршындагы “Ветеран” клубы җитәк-чесе буларак, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара. Лаеклы ялга чыккач, ул яшь чагындагы рәссам булу хыялына әйләнеп кайтты. Рафаэль Кашап улы гаҗәеп матур картиналар иҗат итә. Аларның күпчелеге табигать турында.
(Дәвамы бар).