Районыбызда бу рәхимсез сынауны үз җилкәләрендә татыган һәм дошманның һөҗүмнәренә бирешмәгән 30 фронтовик кына калды инде. Бу көннәрдә алар һәм Җиңү өчен көрәштә сугышчыларга тылдан ярдәм итеп торган кешеләр “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медальләрен һәм Президент бүләкләрен ала. Күп кенә авыл җирлекләрендә бу ике вакыйга бер-бер артлы булды. Дөбъязда да әле күптән түгел генә ветераннарны медаль тапшыруга җыйганнар иде, ә хәзер аларга Президент бүләклә-рен өләштеләр.
Дөбъяз авыл җирлегендә сугышта катнашкан ике исән кеше бар: Садри абый Гарәфиев һәм Газиз абый Хәмидуллин. Медаль тапшыру тантанасына мәдәният йортына алар һәм 38 тыл хезмәтчәненең унҗидесе килгән иде. Медальләрне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова тапшырды.
Узган атнада авыл җирлеге җитәкчеләре, ветераннарның өйләренә барып, аларга Президент бүләкләрен – шактый бай ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.
– Сугышта катнашкан кешеләр һәм тыл хезмәтчәннәре күрсәтелгән игътибарга ихлас күңелдән сөенде, – ди Дөбъяз авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ил-сөя Мөхәммәтвәлиева. – Һәркайсы илебез, республикабыз, районыбыз, авыл җирлегебез җитәкчеләренә медальләр һәм бүләкләр өчен рәхмәт укып, аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләделәр.
Барысының да уртак теләге бар: «Җир йөзендә тынычлык булсын, бүгенге һәм киләчәк буын кешеләренә сугыш афәтләрен күрергә язмасын», – диделәр алар.
Җитмеш еллык тыныч тормыш өчен һәрберебез хөрмәтле ветераннарыбызга – үзләренең гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә фашизмны җиңгән кешеләргә бурычлы. Җиңү көне – илебез каһарманнарына рәхмәт әйтер өчен тагын бер сәбәп ул. Әйдәгез, шушы форсаттан файдаланып калыйк! Очрашканда, сәлам биреп китик, хәлләрен сорашырга онытмыйк.
Сания ШАКИРОВА