1986 елдан 1996 елга кадәр суд рәисе Эльвира Рахман кызы Мельникова булды. Ул эшләгән чорда Биектау район судының яңа бинасын төзү өчен документлар әзерләнә. 2015 елда Э.Мельниковага 75 яшь тулды.
Һади Хәмидулла улы Киямов 2000 елдан 2007 елга кадәр эшләде, Биектау районының беренче җәмәгать судьясы итеп билгеләнде. Отставкадагы судья Һади Хәмидулла улы бүген дә суд коллективының җәмәгать тормышында актив катнаша. 2014 елда ир-атлар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар һәм спорт мастерлары катнашкан чаңгы узышында Һ.Х.Киямов мактаулы 5 нче урынны алган. “Россия чаңгы юлы-2015” бәйгесе Усад авылы автодромында узды. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Һ.Х.Киямов мактаулы беренче урынны яулады. Аңа Мактау грамотасы тапшырылды.
Судьяларны хөрмәтләүдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасындагы Суд Департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Мягков, Биектау районы суды судьялары һәм башка хезмәткәрләре катнашты.
Рөстәм Кәлимуллин М.Х.Ханнановка, Э.Р. Мельниковага озак еллар намус белән эшләгәннәре өчен тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Республикасының Суд Департаменты идарәсе исеменнән Юрий Мягков Мәгъфур Ханнановка озак еллар намус белән эшләгәне өчен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү-нең 70 еллыгы уңаеннан идарә начальнигының Рәхмәт хатын тапшырды.
Район суды коллективы да читтә калмады – Бөек Ватан сугышында катнашкан М.Х.Ханнановка, шулай ук Э.Р.Мельниковага һәм Һ.Х.Киямовка бү-ләкләр тапшырдылар. Судьялар отставкада булсалар да, алар суд һәм судьялар эшчәнлеге белән элеккечә үк кызыксынып торалар.
Әлеге чара гадәттәгечә чәй табыны янында җылы котлаулар һәм ихлас күңелдән аралашулар белән дәвам итте. Бу көн шундый киң күңеллелек һәм изгелек рухында узды. Катнашучылар тормыштан ямь табып яшәү өчен яшьнең дә, проблемаларның да берничек комачаулый алмавына инандылар.
Мәгъфур Ханнанов җылы мөнәсәбәт, игътибарлылык һәм даими кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен ветераннар исеменнән әлеге очрашуны оештыручыларга һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллинга, Татарстан Республикасының Югары Суды Рәисе И.И.Гыйлаҗевка, Суд Департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салиховка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Эльвира ХАЛИТОВА, суд рђисе ярдђмчесе