“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы милли гореф-гадәтләрне, халык бәйрәмнәрен, кул эшләрен яңарта. Истәлеккә чиккән кулъяулык бүләк итү – халкыбызның иң матур гадәтләреннән берсе.
17-19 майда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы уздырылачак. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.
“Ак калфак” район оешмасы Биектау хатын-кызларын әлеге күргәзмәдә катнашырга чакыра. Кулъяулыклар, милли бизәкләр төшереп, төсле җепләр (мулине) белән чигелә («крестик» белән түгел). Кулъяулыклар һәм сөлгеләр күргәзмәсе “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулыгым”, “Сабантуй батырына чиккән сөлгем – минем бүләгем” дип аталачак.
“Ак калфак” республика оешмасы апрель аенда Казанда милли ризыклар әзерләү буенча кулинарларга мастер-класс уздырачак.