Православие чиркәве кануннары нигезендә пост алдыннан килүче атна дин тотучыларны шушы йолага әзерләүгә, аларның һәркайсында ризык кабул итү мәсьәләсендәге чикләүләргә һәм рухи уйлануларга туры килә торган кәеф булдыруга багышлана. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз яшь чакларын, ул вакытларда Масленицаның ничек узуын искә төшерделәр һәм, бер яшьлектә-бер картлыкта дигәндәй, рус халык такмакларын көйли-көйли, рәхәтләнеп биеп тә күрсәттеләр.
Бәйрәмне Дарья Куприянова белән Яна Хәсәнова алып барды. Кыш (Юлия Крец) һәм карлы-бозлы Салкынның (Кирилл Игонин) бер дә Язны (Екатерина Кузина) китерәселәре килмәде. Безнең баһадирны да танып алдылар, ә сихерчеләр себеркедә барыннан да шәбрәк сикерделәр. Салкынча саф һавада, кем төз ата дип ярыша-ярыша, кар ыргытудан да күңеллерәк шөгыль юк икән. Әле таудан да шудык, бау да тартыштык. Безне шулай ук артистларыбыз Айзилә Төхвәтуллина, Мария Алмакаева, София Алмакаева да чыгышлары белән сөендерделәр. Бәйрәмне оештыруда Село-Алат җирлеге башлыгы Әнәс Шакиров ярдәм күрсәтте.
Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды. Бу гамәл белән без караңгылыкны, кышны, үлем-китемнәрне кудык. Учак исә көчен арттыра баручы һәм табигатьтәге тормышка җан өрүче кояшны гәүдәләндерде.