Очрашуга очраклы язучылар гына сайланмады, кичәнең исеменнән кү-ренгәнчә, аларның һәр-кайсы ничек кенә булса да Битаман җирлеге белән бәйле. Рафис Корбан һәм Зиннур Хөснияр – Кече Битаман һәм Бикнарат авылларында туып үскәннәр. Рашат Низами һәм Ләлә Гыймадиева заманында Битаман мәктәбендә балалар укыткан, Алмаз һәм Айдар – Ләлә апаның уллары, Олы Битаман урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган егетләр, Солтан Шәмси күршедәге Суыксу авылында туган, Юртыш авылында яшәгән, Данил Салихов һәм Миңназыйм Сәфәров Кече Битаман һәм Бикнарат авылларында йорт салып чыкканнар. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да – якташлар.
Кичә бик җылы атмосферада барды. Язучылар иҗади эшчәнлекләре турында кыскача сөйләп уздылар, шигырьләрен укыдылар, тамашачылар, алып баручылар биргән сорауларга җавап бирделәр.
Зиннур Хөснияр шигыренә язылган “Өмет канатлары” җыры белән Болгар радиосының милли музыка премиясе лауреаты булган Эльнар Сабирҗанов та, бәйрәмгә ямь өстәп, берсеннән-берсе дәртле җырларын башкарды.
Кичәдә шулай ук спектакльдән өзекләр күрсәтелде, язучыларның хикәяләрен, шигырьләрен балалар укыды, шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлар башкарылды.
2014 елда без, китапханәчеләр, авыл халкыннан поэзия жанрына караган әсәрләр җыю белән шөгыльләндек. Мәктәптән берничә баланың, өл-кәннәр арасыннан Баһавиева Рокыя, Маликова Рәхилә, Кәлимуллина Мәдинә, Галимова Рокыя апаларның шигырьләрен туплап, Биектау үзәк-ләштерелгән китапханәсенә илтеп тапшырдым. Кичәгә үзешчән шагыйрьләребезне дә чакырган идек. Шулар арасыннан Маликова Рәхилә апаның үз шигырьләрен укуы кичәне тагын да тулыландырып җибәрде.
Очрашу ахырында Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Галимҗанова Рушания Абдулла кызы, Биектау үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Хәмидуллина Лилия Сәлим кызы язучыларга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр, алып килгән бүләкләрен тапшырдылар. Без, мәдә-ният хезмәткәрләре дә, әзерләнгән бүләкләребезне тапшырдык.
Кичәне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Биектау коммуналь челтәрләре генераль директоры Вәлиуллин Айрат Рөстәм улына, язучыларыбызны мул табын белән каршылаган җаваплылыгы чикләнгән “Битаман” ширкате директоры Вахитов Шәүкәт Җәүдәт улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Язучыларыбызга да безнең сүзне тыңлап килүләре өчен зур рәхмәт. Аларга иҗади эшләрендә зур уңышлар, моннан соң да яңа әсәрләре белән сөендереп торуларын телибез.