«Казан элемтә электр техникумы» «Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Казан техникумы» дип исемләнде

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә

23 гыйнар «Казан элемтә электр техникумы» «Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Казан техникумы» дәүләт бюджет профессиональ мәгариф оешмасы дип исемләнде.

Исегезгә төшерәбез, техникумда ИТ-индустрия өлкәсендәге киләсе белгечләр буенча белем алып була:

-       Компьютер системалар һәм комплекслар;

-       Компьютер системаларында программалаштыру;

-       Компьютер челтәрләре;

-       Автоматизацияләнгән системаларның мәгълүмати иминлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International