“Стипендия” сүзен ишеткәч, һәр студентның күңеле күтәрелә. Шулай булмыйча, бер ай буе көткән татлы җимеш бит ул! Дөрес, бер мең сумнан аз гына артыграк тәшкил иткән стипендиягә ул кадәр баеп булмый, әлбәттә. Ләкин тамчыдан күл җыела, дигәндәй, анысы да кесәне тишми.
Татлы җимешкә ия булу өчен тырышып укырга да кирәк. “Өчле”ле, “койрык”лар эләктерә башласаң, стипендия белән хушлашуны көт тә тор, студент! Шунысын да искәртергә кирәк: стипендия бюджет формасында көндезге бүлектә укучыга гына бирелә.
Кайсы вуз күпме түли?
Казан дәүләт аграр университетында “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә укучылар 1 342 сум стипендия ала икән.
- Спорт, мәдәни, иҗтимагый өлкәдә актив катнашкан студентларга бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирелә. Кемгә күпме биреләчәген махсус комиссия хәл итә, – диде университетның баш хисапчысы Люция Ибраһимова.
Узган елның декабрь аенда әлеге вуз студентларына өстәмә акча күчерелгән. Вуздагы хезмәткәрләр аңлатканча, карар нигезендә, өстәмә акча узган ике сесиясен “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә япкан, активист, мохтаҗлыкта яшәүче студентларга бирелгән.
Казан дәүләт медицина университеты студентларының айлык стипендиясе 1 313 сум тәшкил итә. Бары тик “бишле”гә генә укучылар 600 сумга күбрәк ала, диде әлеге вузда белем алучы студент. Төгәлрәк мәгълүматны белергә дип, вузның стипендия бүлегенә шалтыраткач, ни кызганыч, баш хисапчының безнең белән сөйләшергә вакыты табылмады.
КФУның Укучылар белән исәп-хисап ясау бүлеге башлыгы Резеда Фәйзуллина хәбәр итүенчә, бу вуз укучылары аена 1 407 сумлык стипендия ала. Спортта, мәдәни өлкәдә, фәндә активлык күрсәтүчеләргә махсус комиссия өстәмә стипендия билгели.
КИТТУ-КАИ студентының бер айлык стипендиясе 2 000 сум тәшкил итә. 2014-2015 уку елында бюджет урынына БДИның гомуми нәтиҗәләре буенча 200-205 балл белән кергән студентлар икеләтә стипендия алган. 206дан күбрәк балл җыючыларга – өчләтә, 221дән артыграк балл туплаганнарга дүртләтә стипендия түләнгән. Өчләтә стипендия, ягъни алты мең сум алучылар да булган. Вузның Хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы Марина Емельянова белдергәнчә, әлеге стипендия беренче семестрда гына түләнгән. Уку елының алдагы семестрында мондый акыллыбашлар бу ләззәттән коры калып, стипендияне бөтен кеше белән бертигез күләмдә алачак.
Стипендиягә генә яшәп булмавы һәркемгә мәгълүм. Шул сәбәпле, күпчелек студентлар югары уку йортына керү белән эшкә урнаша. Мәсәлән, КДАУның 5 курс студенты икенче курс уртасында, әти-әни биргән акчага, стипендиягә генә яшәп булмый дип, эшкә урнашкан. Үзең эшләп тапкан акча аеруча кадерле була бит ул. Шул сәбәпле, бу егет тә эшнең һәм акчаның тәмен тойгач, уку белән эшне бергә алып барырга тырыша. “Яшәр урының бар икән, укудан соң эшләп, үз-үзеңне тәэмин итеп була”, – ди егет.
Күләме артырмы?
Шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияләрнең 18-20 процентка арту ихтималы турында хәбәр итте. Моңа кагылышлы карар быелның июль аенда кабул ителергә мөмкин.
“Дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә укучы, фәндә, спортта уңышка ирешкән өлкән курс студентлары өчен стипендияләр фондының артуы ихтимал.
Әлеге министрлык Хөкүмәт карарына тиешле үзгәрешләр әзерләве турында хәбәр итте. Бу үзгәрешләр федераль бюджет хисабыннан стипендия фондын оештыру өчен нормативларны билгели. Документ киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән инде. Якын арада аны федераль башкарма хакимият органнарына юллаячаклар.
Шул рәвешле, “бик яхшы” һәм “яхшы” билгеләренә укучы студентлар өчен стипендия фондын 18 процентка арттырырга җыеналар. Төрле юнәлешләрдә, шул исәптән фән һәм спорт өлкәсендә шактый уңышка ирешкән студентларга дәүләт академик һәм социаль стипендияләрне түләү фондын 20 процентка арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Россиядә 5,7 миллион студент – югары уку йортларында, ә 2 миллионы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем ала. Шул сәбәпле, әлеге карар сигез миллионга якын кешене сөендерәчәк дигән сүз.
Башка илләрдә ничек?
Хәер, бездә әле аз булса да тама икән. Ник дигәндә, чит илләрдә студентлар бөтенләй стипендия алмаска да мөмкин...
Марина Дуринова, АКШ, Хокай көллияте халыкара студентлар хезмәте координаторы:
- Америкада, Россиядәге кебек, стипендияләр юк, чөнки барлык уку йортлары да түләүле. Тик Хокай көллияте ике елык дәүләт колледжы булганлыктан, университетлар белән чагыштырганда, уку арзангарак төшә. Көллияттә “Foundation” дигән оешма бар. Ул студентларны стипендия белән тәэмин итү мөмкинлекләрен эзли. Әлеге оешма донорлар һәм көллият хезмәткәрләре, аны тәмамлаган кешеләр белән хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта хезмәткәрләрнең 80 проценты үз теләге белән стипендиягә акча бирә. “Foundation” төрле категориядәге студентларга стипендия түли. Әлеге категорияләр, үз чиратында, акча бирүче донорларга бәйле.
Ник Дэйв, Австралия:
- Австралиядә югары уку йортында белем алучы һәр студент стипендия алмый. Биредә бары тик спортчылар, фән белән шөгыльләнүче сәләтле кешеләр, шулай ук матди хәленә карап, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә стипендия бирелә. Ләкин Австралиядә “хезмәт өчен түләргә булышу” (“fee help”) дип аталган мөмкинлек бар. Аның ярдәмендә студент университетка бушлай керә ала. Эшли башлагач, салым алына торган кеременә карап, әлеге бурычны каплый. Керем күбрәк булган саен, әҗәтнең күләме дә күпкә артык була.
Дженна Хатамли, Иордания:
- Әти-әниләре үз баласы белем алган университетта эшләсә, студентка уку өчен түләү арзангарак төшә. Ә менә чит илләрдән килеп укучыларга бездә белем алу шактый кыйммәт. Финанс хәле мөшкел булган студентларга исә университетлар ярдәм итә. Әтиләре армия хезмәтендә булганнар да укыган өчен азрак түли. Бездә Малайзиядән килгән студентлар күп. Аларны стипендия белән үз илләре тәэмин итә.
Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА