Мәүлид ае авылыбызда да зурлап билгеләп үтелә. Авылдашларыбыз бу айда Коръән ашлары, мәҗлесләр үткәрәләр, бергәләшеп Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, вафат булган әрвахлар рухына багышлап изге китаптан аятьләр, догалар укыйлар, зикер әйтәләр, һәдия-бүләк бирешәләр. Авылыбыз мәчетендә ел саен Мәүлид аенда бәйрәм үткәрү күркәм гадәткә кереп китте. Әлеге бәйрәмгә авылыбызның яше-карты җыелды, ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәй кигән агайлар, күпсанлы балалар тезелешеп утырдылар. Бәйрәмебезне мәчетебезнең имамы Ибраһимов Надир абый Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде, Пәйгамбәрнең тормышы турында тәф-силләп сөйләде. Мәчетебездә укып чыккан кызларыбыз бик матур итеп мөнәҗәтләр укыдылар. Шунысы куандыра: араларыбызда үзлегеннән укырга өйрәнүчеләребез дә бик күп икән.
Табын артында бик матур итеп сөйләшеп, борчыган сорауларыбызны биреп, киңәшләшеп, фикерләр белән уртаклаштык. Кичә зур рухи канәгатьлек белән тәмам булды.
Нурия ЂХМЂДИЕВА, Сая авылы китапханђчесе.