Биектау районында – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә

15 гыйнвар көнне районыбызга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары Николай Титов һәм республиканың башка җитәкчеләре килде. Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкларда чалынган  терлек итен сатуга чыгару тыела.

Мондый таләп Россия, Беларусь һәм Казагызстан  Таможня союзының “Азык-төлек куркынычсызлыгы турында”гы техник регламенты нигезендә  кертелде. Безнең районда сугым урыны  Чубарово авылы территориясендә билгеләнде. Биредәге ит комбинатында эш шартлары куелган барлык таләпләргә җавап бирерлек. Николай Титов, сугым цехы эшен караганнан соң, аны оештыруга кагылышлы төп мәсьәләләрне тикшерде, Биектау белгечләренә киңәшләр дә бирде.  Килүенең төп максаты – Биектау районында  республика семинар-киңәшмәсен  уздыруга әзерләнү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International