Матбугатка язылу нәтиҗәләре

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Районыбызның күпчелек авыл җирлекләре 2015 нче елның беренче яртыеллыгына  матбугатка язылуны уңышлы тәмамладылар.

“Биектау хәбәрләре” - “Высокогорские вести” район  газетасына язылу буенча, почта бүлекләре белән бергәләп, 11 авыл  җирлеге алдагы  ел  күрсәткечләрен арттыруга иреште. Иң  яхшы нәтиҗәләр – Суыксу (җирлек башлыгы – Рамил Низамиев, почта бүлеге начальнигы – Сания Хәлиуллина, 118 процент), Олы Битаман (җирлек башлыгы – Рушания Галимҗанова, почта  бүлеге начальнигы – Наилә Нәгыймова, 117 процент) һәм Шәпше (җирлек башлыгы – Валентина Ислямова, почта бүлеге начальнигы – Лилия Кәримуллина, 113 процент) авыл җирлекләрендә.
Кайбер авыл җирлекләре, яздыру мөмкинлеге бетмәгән булса да, узган елдагы  саннарга ирешә алмады. Шундыйлар рәтендә –  Усад (59%), Дачное (68), Биектау (82), Алат (88), Әлдермеш (90), Красносельский (90), Чернышевка (93), Чыпчык (94), Айбаш (97 процент) авыл җирлекләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International