Районыбызда озын гомерлеләрне хөрмәтләү дәвам итә.
12 гыйнварда Матмыр авылыннан Рәкыя Гыйлаҗи кызы Сибгатуллинага 95 яшь тулды. Ул 1920 елда туган һәм шул чордагы буын кичергән авырлыклар аның башыннан да узган. Ул бик күп еллар “Коммунизм” колхозында эшләгән. Сугыш ветераны – ире Насри белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Рәкыя апа улы Котдүс гаиләсендә яши.
Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Казаклар авыл җирлеге җитәкчеләре килде. Рөстәм Галиулла улы Рәкыя Гыйлаҗи кызына котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырды, юбилярга сәламәтлек һәм иминлек теләде.