Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнендә районның авыл җирлекләрендә җыелышлар башланды.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе: узган елда башкарылганнарга йомгак ясау, халыкны дулкынландыра торган мәсьәләләрне уртага салып тикшерү, аларны хәл итү юлларын эзләү. Җыелышларда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район службалары җитәкчеләре катнаша.
Дүшәмбе көнне гражданнар җыеннары Айбаш һәм Мәмдәл авыл җирлекләрендә узды. Сишәмбедә Каенлыкта һәм Әлдермештә булачак.