Аңа бик күпләр рәхмәтле

2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

Кырык ел хирург булып эшләгән Лотфрахман Хаҗиәхмәт  улы Даутов  шушы  көннәрдә  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 
Бездә аны Рахман Хаҗиевич буларак яхшы беләләр. Тышкы яктан бик тә тыныч күренгән бу кешегә карап, тормышында җитди сынаулар булгандыр дигән фикер башка да килми.  Аларның  гаиләсе берничә тапкыр репрессиягә  эләгә. Башта нык тормышлы крестьян гаиләсен үз авылларында раскулачивать итәләр. Аннары Рахманның әтисе Хаҗиәхмәт белән әнисе Лотфиҗиһанны туган авылларыннан – Әгерҗе районы Кичке Таң  авылыннан – Удмуртиягә җибәрәләр. Хезмәт сөю-чән гаилә чит җирдә дә аягына баса, муллыкка ирешә. Сөргендә  килеш тә тормышларын җайга салганнарын күргән бер авылдашларының әләге аркасында, аларны тагын репрессиялиләр. Гаиләне киредән үз авылларына – каккан казыклары да калмаган җиргә кайтаралар. Күпмедер вакыттан соң бөтенләй Пермь өлкәсенә – Краснокамскига сөрә-ләр. Ул  чакта  өч баланың кечесе Рахманга җиде яшь була. Аларны да башкалар янына бер озын коридордан торган  баракка урнаштыралар. 1934 нче елда, тиф авыруы башлангач, гаилә-ләргә йортлар төзергә рөхсәт итәләр. Үзләренә бирелгән  кишәрлекне агач төпләреннән чистартып, Даутовлар да йорт сала. Яңа барлыкка  килгән бистә Майский дип атала.

Тормышлар рәтләнә башлагандай була.  1937 ел җитә. Башка ир-атлар белән бергә Рахманның әтисен дә кулга алалар һәм бистәдән алып китәләр. Берничә айдан, баржаларга  төяп, гаиләләрен дә Майкор бистәсенә озаталар. Монда халык салкын баракларда яши. Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр Майкор металлургия  комбинаты өчен утын әзерли. Әтиләреннән бер хәбәр дә булмый. Ул гаиләсен бары тик 1940 нчы елда гына эзләп таба.

Хирург булганчы, Рахман китапханәче, счетовод, леспромхоз хисапчысы булып эшләп ала. Бервакыт алар яшәгән җиргә кино алып киләләр. Баш герое доктор Калюжный булган шул фильмны карагач, ул табиб булу турында хыяллана башлый. 1945 нче елны ул медицина институтына кермәк-че була, ләкин  халык дошманы улы дип, аны имтиханга кертмиләр. Хыялын 1951 нче елда гына тормышка ашыра: 27 яшьтә медицина институты студенты була. Вузны тәмамлагач, аны Кайбыч районына җибәрәләр, анда җиде ел эшли. Аннан соң алты ел Азнакай хастаханәсендә эшли.

Балалары үсә төшкәч, Даутовлар Казанга якынрак  җиргә күченергә карар  итә. Рахман Хаҗи улы хәләл җефете Сә-гыйдә Ибраһим кызы, балалары Әлфия һәм Рә-шит белән 1970 елда Биектауга килеп төпләнәләр.

– Күчеп килүебез бик уңышлы булды. Хастаханәдә хирург вакансиясе булу өстенә, нәкъ шул вакытта медиклар өчен  йорт төзеп тапшырылды, ә анда хирургка дигән фатир да бар иде, – ди Рахман Хаҗиевич.

Район хастаханәсендә 28 ел эшли ул. Хирург, хирургия бүлеге мөдире була. Сәламәтлек саклау өлкәсендә гомуми хезмәт стажы – кырык ел.

– Бер елга йөз иллеләп операция ясалган дип санасаң, кырык елга алты меңгә җыела, – ди юбиляр.
Әтисенең эше турында Рәшит тә искә төшерә:

– Элек безнең тәрәзәдән операция бүлмәсе күренеп  тора иде. Төнлә уянып китсәм, гадәт буенча, еш кына тәрәзәгә карый идем. Операция бүлмәсендә ут яна, димәк әти тагын операция ясый.

Еллар узгач та, Рахман Хаҗиевич үзгәрми. Сәбәбе – сәламәт тормыш алып  бару, дөрес туклану, җәяү күп йөрү. Рәхәт-ләнеп, оныклар һәм оныкчыклары белән аралаша.

– Әти әле хәзер дә  бакчада казынырга ярата. Җирне дә үзе казый, бәрәңгене утырта, ала. Әлбәттә, без булышырга тырышабыз, тик ул барысын да үзе эшләргә тели. Карап  торсаң, спорт белән шөгыльләнгән кешегә дә охшамаган үзе, ә менә велосипедта йө-рергә, суда йөзәргә, хоккей уйнарга мине әтием өйрәтте, – ди Рәшит, горурланып.

Инде берничә елдан бирле Рахман Хаҗи улы кадерле һәм сөекле Сәгыйдәсеннән башка  яши. Бергә яшәлгән бәхетле еллары турындагы хатирәләр аның җанын җылыта, яшәргә көч бирә. Янәшәсендәге балалары, оныклары, оныкчыклары да тормышына ямь өсти.

– Мин тормышымнан бик канәгать. Матди ягым яхшы тәэмин ителгән, ә рухи ярдәмне балалардан күрәм. Иң зур теләгем – бөтен дөньяда тынычлык булсын, безнең балаларга сугыш афәтләрен, ачлык-ялангачлыкны күрергә язмасын  иде, – диде Рахман Хаҗиевич, әңгәмәбез  ахырында.

Яшәү дәверендә Рахман Хаҗи  улы меңләгән авыру кешене аякка бастырган. Алар, һичшиксез, алтын куллары өчен аңа рәхмәт укыганнардыр. Мөгаен, шул рәхмәтләр барып ирешеп, Аллаһ Тәгалә аңа озын гомер бүләк иткәндер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International