ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев ИТ-парк резидентлары белән очраштылар. Очрашуда җыелганнар узган елга нәтиҗәләр ясап, киләсе елга планнар төзеделәр.
Очрашуда автоном комерцияле булмаган «Агентство стратегических инициатив РФ по РТ» оешмасы, «Казанские кофейни» ҖҖЧ, «Иннополис Сити» ААҖ һәм акционер коммерцияле банк «АК БАРС» банк вәкилләренә исемле сертификат тапшырылды.
Шулай ук сертификат һәм истәлекле бүләкләргә «БАРС Груп», «АйСиЭль КПО ВС», «Автодория» резидентлары и булды.