ТР Биектау районы прокуратурасы мөгезле эре терлекне законсыз сату фактлары буенча җинаять эшләре кузгатуны законлы һәм нигезле дип саный.
ТР Биектау районы прокуратурасы «Суыксу» авыл хуҗалыгы предприятиесенең 52 яшьлек җитәкчесе Илдар Хәкимовка карата РФ Җинаятьләр кодексының 312 нче статьясының 1 нче өлешендә (исемлеге төзелгән яки кулга алынган яисә конфискацияләнергә тиешле мөлкәт белән законсыз эш итү) һәм 315 нче статьясында (судның яки суд актының хөкем карарын үтәмәү) күздә тотылган җинаять эшләрен кузгатуның законлылыгын һәм нигезлелеген тикшерде.
Суд приставларының Биектау районы бүлегенең беренчел сорау алу органы фаразлавынча, 2014 нче елның 9 нчы сентябреннән 2014 нче елның 18 нче ноябренә кадәр И.Хәкимов, РФ ҖКның 312 нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән килеш, 2014 нче елның 9 нчы сентябрендәге акт буенча үтәү эше кысасында исемлеге төзелгән (кулга алынган) һәм аңа саклауга тапшырылган 16 баш мөгезле эре терлекне биреп җибәргән (саткан).
Моннан тыш, И.Хәкимов, «Суыксу» җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе буларак, 2014 нче елның 9 нчы сентябреннән 2014 нче елның 26 нчы ноябренә кадәрге вакытта РФ ҖКның 312 нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгы турында ике тапкыр кисәтелгән. Мөлкәтне һәм продукцияне сатудан предприятие кассасына 600 мең сумнан артык акча керүгә бәйле рәвештә, бурычын каплау мөмкинлеге була торып та, Татарстан Республикасы Арбитраж судының «Суыксу» ширкәтеннән «Надежда» фермер хуҗалыгы файдасына 142501 сум күләмендәге калган бурычын түләтү турындагы 2013 нче елның 27 нче декабрендә законлы көченә кергән карарын үтәмәгән.
Әлеге җинаятьләр суд хакимияте абруен, суд карарларының мәҗбүрилеген һәм аларны үтәү тәртибен тәэмин итүче иҗтимагый мөнәсәбәтләрне какшата.
Хәзерге көндә Илдар Хәкимовка районнан чыгып китмәү турында кул куйдырып, үзен тиешле тәртиптә тотарга кушылган. Биектау районы прокуратурасы карары белән, бу җинаять эшләре бер тикшерү эшенә берләштерелде.
Биектау районы прокуратурасы әлеге җинаять эшләрен кузгату хакындагы карарларны законлы һәм нигезле дип саный.