Биектау районының 187 укучысы рус әдәбияты буенча чыгарылыш йомгаклау иншасы язды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе





Биектау районының 187 укучысы рус әдәбияты буенча чыгарылыш йомгаклау иншасы язды. 

 

 


Укучыларга сайлап алу өчен биш тема бирелгән иде: “Лермонтов  иҗаты хәзерге укучыга кай ягы белән якын”, “Сугышта куркыныч түгел дигән кеше, сугыш турында берни белми”, “Табигать  һәм кешенең эчке дөньясы”, “Нинди вакыйгалар кешегә олыгаерга ярдәм итә”, “Кайсы мөһим: үзең яратумы,  сине яратуларымы”. Инша язуга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде.  Бәя биргәндә биш төп критерий кулланыла: темага туры килү,  дөрес дәлилләү, дөрес язу, композиция, язу теленең сыйфаты. Йомгаклау иншасының нәтиҗәләре БДИга керү өчен үзенчәлекле пропуск булып тора. Беренче  язуда уңышсызлыкка очраганнар өчен иншаны кабат язу өчен ике өстәмә көн билгеләнә – 4 февраль һәм 6 май.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International