Район Советы утырышы

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе






2014 елның 8 декабрендә Биектау  муниципаль район  Советының 44 нче утырышы  булды. Аны район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Рөстәм Кәлимуллин алып барды.

 

 

 



Утырыш эшендә район Советы  депутатлары, авыл  җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, район службалары,   предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре  катнашты.

 

 


Депутатлар бертавыштан 2015 елга һәм 2016-2017 елларның пландагы чорына Биектау муниципаль районы бюджетын расладылар.

 

 

 


Бюджет турында финанс-бюджет  палатасы рәисе Роза  Дәүличарова җентекләп  сөйләде.  Ул билгеләп  үткәнчә, 2015  елга һәм аннан соңгы чорга бюджеттан тыш мөнәсәбәтләр өлкәсендә  төп бурыч – җирле бюджетларга  үзләренең чыгым  вәкаләтләрен үтәү өчен шартлар тудыру. Шуңа  күрә  дә 2015 нче  елга һәм 2016-2017 нче елларның пландагы чорына  муниципаль район  бюджеты, авыл җирлекләре бюджетлары  дефицитсыз итеп фаразланды. Территориаль тулай керем, хезмәт хакы фонды  һәм төп капиталга инвестицияләр күләме  үсеше планлаштырылды. Бюджет социаль юнәлештә, моны социаль өлкәгә нинди чыгымнар күздә тотылу раслый. 2015 нче  ел  бюджетында Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 70 еллыгын һәм Биектау районы оешуга 80 ел тулуны бәйрәм итү белән бәйле чараларны уздыруга  акча каралган.

 

 

 


Депутатлар шулай ук “Биектау муниципаль районының контроль-исәп палатасы турында”гы положениегә дә үзгәрешләр  керттеләр. Әлеге мәсьәлә буенча контроль-исәп палатасы рәисе Фаил Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

 

 

 


Утырышның  көн  тәртибендәге Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр  кертелү сәбәп-ле, муниципаль районның  норматив-хокукый актларын  гамәлдәге законга туры китерү  зарурлыгы белән бәйле башка  мәсьәләләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.




 
Разия АБЗАЛОВА

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International