2014 елның 27 ноябрендә Казан ратушасында Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясе узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Депутатлар тикшерүенә 12 сорау тәкъдим ителде, алар арасында иң мөһимнәре – 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы план периодына Казан муниципаль берәмлегенең бюджеты һәм социаль-икътисадый үсеше фаразлары.
Шәһәр Финанс идарәсе башлыгы утырышта җиткерүенчә, башкала бюджетының социаль юнәлешле булуы алдагы елларга да сакланып кала. Әйтик, 2015 елда социаль-мәдәни өлкә чыгымнары бюджетның чыгым өлешенең гомуми күләменең 71,9%н тәшкил итәчәк.