Яшь дзюдочылар ант бирде

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе






"Сәламәт балалар - бәхетле балачак" турниры ел саен уздырылса да, әле быелдан гына бөтенроссия ярышы статусына ия булды. Быелгы традицион турнирда Татарст ан районнары вәкилләреннән тыш Мәскәү, Самара, Киров өлкәләре, Мордовия, Чувашия һәм башка регионнардан килгән яшь спортчылар катнашты.
 


Әйтергә кирәк, "Ак Барс" Көрәш сараенда узган ярыш тамашачылар белән тулы иде. Әлбәттә, 300гә якын спортчы көрәшкән турнирда катнашучылар үзләре генә дә күпчелек аудиторияне биләп тора. Ә быел бәйге кысаларында тагын бер мөһим вакыйга тамашачыларның күп булуына сәбәпче булды. "Дзюдоист анты" – 600 ләп  яшь спортчы бүген тормышларында беренче тапкыр җитди ант биргәннәрдер, мөгаен. Күз алдына китерегез: шыгрым тулы зал алдында ак кимоно кигән яшь дзюдоистлар беравыздан ант әйттеләр. 


 
Сүз уңаеннан, турнирның ачылыш тантанасына мәртәбәле кунаклар да шактый җыелган иде. Әлбәттә, Татарстан дзюдо федерациясе президенты Фаяз Шабаевның дәрәҗәсе һәм республикадагы иң мөһим ведомстволарның берсен (РФнең Татарстан буенча Наркотикларга контроль федераль хезмәте идарәсе) җитәкләве дә соңгы фактор булмагандыр. Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар бер төркем дзюдочыларны котлады.
 



Татарстанда дзюдо көрәшенең үсештә булуы бәхәссез, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яуланган медальләр саны да шактый. Куанычлы тагын бер яңалык: 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионаты Казанда узачак.


 
Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров 5-6 ноябрьдә EJU инспекциясе шәһәрдә булып киткәннән соң, Казанның ярышларны үткәрүгә хокук алуда көндәшләре калмады, дип белдергән иде. Хәбиров фикеренчә, биредә зур рольне 2013 елгы Универсиада мирасы да уйнаган.


 
"Татнефть-арена" инфраструктурасы, шәһәр кунакханәләре, Универсиада авылы мөмкинлекләре белән танышканнан соң, Европа дзюдо берлеге җитәкчелеге барысыннан да канәгать калган. Әйтергә кирәк, 2016 елда Европа чемпионаты Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына квалификацияне тәмамлый, шуңа да анда 400ләп спортчы (рәсми затлар белән бергә катнашучылар саны 700-800 кеше тәшкил итәчәк) киләчәк.


 
Искәртеп узабыз: Казан дзюдо буенча зур күләмле ярышлар үткәрү мәйданчыгы  булган иде инде. 2011 елда биредә Россия чемпионаты уңышлы узды, ә 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында дзюдо буенча ярышларны кабул итте.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International