Россия студентлары “юл картасы”н раслады

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе






Бу атнада Казанда “Студентлар Россиясе” форумы үз эшен тәмамлады. Биш көн дәвамында илнең 60 төбәгеннән җыелган 1,5 мең актив студент 12 белем бирү мәйданчыгында төрле өлкәдәге белгечләр белән аралашты, Шулай ук үз юнәлешләренең үсеше буенча “юл картасы”н раслады.



- Форумның төп нәтиҗәсе – Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе җыенында аның 12 юнәлеше буенча үсеш перспективасын раслау – “юл картасы”н формалаштыру. Хәзер әлеге хәрәкәт активистларының төгәл бурычлары бар. Аларны чишү барышында без куелган максатларга ирешәчәкбез, – диде Россиянең Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин.

 


Җыенда Ассоциациянең 12 үсеш юнәлеше билгеләнде. “Студентлар үзидарәсе” юнәлешендә студентлар үз уку йортлары белән идарә итү ысулларын җайланмаларын булдырачак. “Команда”да исә студентлар Ассоциациянең төбәк бүлекләре системасы һәм кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. “Иҗат” юнәлеше, исеме үк әйтеп торганча, сәләтле студентларны ярдәм күрсәтү белән бәйле. Моннан тыш “Компетенция”, “Спорт”, “Медиа”, “Интеллект”, “Патриот”, “Чит ил студентлары”, “Халыкара хезмәттәшлек” кебек юнәлешләр дә аерып чыгарылган.

 


- Форум студентлар инициативасын үстерү һәм берләштерү өчен аралашу мәйданчыгы булып тора. Аның киләсе елда да үз эшен дәвам итүенә ышанам. Без моннан ары да федераль позицияне, яшьләр оешмаларына куелган бурычларны җиткерер өчен мондый мәйданчыкларны оештырачакбыз, – диде “Россия яшьләр берләшмәсе” рәисе Павел Красноруцкий.

 


Форум эшчәнлеге дәвамында студентлар “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” клубы магистры Александр Друзь, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Олимпия уеннары чемпионы Светлана Журова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе һәм башка белгечләр белән очрашты. Форум вакытында ике бөтенроссия масштабындагы чара – “Россия студентлары күрке”, “Ел студенты-2014” I Россия милли премиясен тапшыру тантанасы үтте.

 


– Форум ярдәмендә Казан берничә көнгә студентлар активлыгы үзәгенә әверелде. Һәр төбәк тә илнең иң яхшы студентларын бергә җыя алмый, – дип нәтиҗәләр ясады “Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International